Биографиясе

1885 елның 26 июне, Дон гаскәре өлкәсе Новочеркасск шәһәре — 1953 елның 9 июле, Казан.

1907 елда Петербург консерваториясен фортепиано классы буенча тәмамлый.

1907–1953 елларда Казан музыка училищесендә, профессор (1921), бер үк вакытта, 1945 елдан, Казан консерваториясендә (1947 елга кадәр фортепиано факультеты деканы) укыта.

ХХ йөзнең 1 нче яртысында Казанның әйдәп баручы фортепиано педагогы. Шәһәр музыка мәктәпләрен оештыруда актив катнаша. Яшь музыкантларны укытканда классик репертуарга зур игътибар бирә.

Казан фортепиано мәктәбен булдыруга зур өлеш кертә. Пятницкаяның шәкертләре арасында соңыннан Мәскәү консерваториясе профессорлары булган Б.С.Землянский, С.С.Григорьев, Н.С.Николаева, Саратов консерваториясе профессоры А.А.Бренинг һ.б. бар.

Концерт эшчәнлеге алып бара (репертуарында үзәк урынны романтик композиторлар Ф.Шопен, Ф.Лист, Ф.Мендельсон әсәрләре алып тора).

Әдәбият

Спиридонова В.М. Дорогие имена // Казань. 1996. № 5/6.

Автор — В.М.Спиридонова