Биографиясе

1910 елның 15 гыйнвары, хәзер БРның, Баймак районы Темәс авылы — 1994 елның 10 апреле.

1937–1941 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясендә (Г.Литинский, Е.Месснер, Ю.Яцевич класслары) укый.

1946 елда Мәскәү консерваториясен композиция (В.Белог классы) һәм труба (С.Еремин классы) буенча, 1947 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясен тәмамлый.

1947 елдан БАССР Мәдәният министрлыгының музыкаль фольклор кабинеты мөдире. 1951–1957 елларда Уфа музыка училищесендә (труба классы) укыта.

Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге Республика бүләге лауреаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Төп әсәрләре:

Б.Бикбай либреттосына «Азат» операсы (1948); Ф.Гаскәров либреттосына «Сабантуйда» вокаль-хореографик күренеш (1952); 7 симфония (1952, 1957, 1963, 1970, 1976, 1980,1984); оркестр белән скрипка өчен концерт (1964); оркестр белән труба өчен концерт (1987); скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен трио (1944); фортепиано өчен квинтет (1976); фортепиано өчен трио (1986); 150 дән артык җыр һәм романслар һ.б.

Әдәбият

Еловская И. Рауф Муртазин // Композиторы и музыковеды Башкортостана: Очерки жизни и творчества. Уфа, 2002.