Биографиясе

1940 елның 7 октябре, Үзбәкстан ССР, Каракалпак АССРның Ходжейли шәһәре — 2000 елның 8 гыйнвары, Казан.

1968 елда Казан консерваториясен (Н.Лучинина классы) тәмамлый.

1968–1999 елларда Татар опера һәм балет театрында солистка, бер үк вакытта, 1971–1978 елларда, Казан музыка училищесендә, 1985–1999 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыта.

Иҗаты

Опера сәхнәсендә Мифтахова Көнбатыш Европа, рус һәм татар композиторлары әсәрләрендәге төп партияләрне башкара. Алар арасында — Джильда («Риголетто», Дж. Верди), Аида (шул исемендәге әсәр, Дж. Верди), Маргарита («Фауст», Ш.Гуно), Мими («Богема», Дж. Пуччини), Чио-Чио-сан (шул исемендәге әсәр, Дж.Пуччини), Ярославна («Князь Игорь», А.Бородин), Татьяна, Лиза («Евгений Онегин», «Пики дамасы», П.Чайковский), Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи), Әлфия («Самат», Х.Вәлиуллин), Бибисара («Җиһангир», Р.Гобәйдуллин). Җырчының киң концерт репертуары И.С.Бах, Г.Ф.Гендель, В.А.Моцарт, Р.Шуман, Ф.Лист, П.Чайковский һ.б.ның вокаль әсәрләрен колачлый. Мифтахова — А.Ключарёв, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, Р.Яхин, С.Садыйкова, З.Хәбибуллин, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов, Р.Еникиев һ.б.ның җырларын, романсларын пропагандалауга аеруча игътибар бирә.

Җырчы актив концерт эшчәнлеге алып бара, радио һәм телевидение фондларында язмаларын булдыра. Мифтахованың иҗаты затлылыгы, нечкә зәвыгы, сәхнә хәрәкәте нәфислеге, башкару нәзакәтлелеге белән аерылып тора.

Педагог буларак, укучыларын тавыш белән идарә итә белергә, вокаль осталык ярдәмендә образларны матур итеп ачарга өйрәтә. Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә ялгыз җырлау кафедрасын оештыручы (1997). Мифтахованың укучылары арасында Р.Ибраһимова, Л.Муллагалиева, С.Рангулова, Р.Миңнегалиев, С.Вахитова, Т.Гордеева, Г.Бабаева бар.

Автор — М.П.Фәйзуллаева