- РУС
- ТАТ
Дирижер
1984 елның 23 ноябрендә Казанда туган.
И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен ике белгечлек буенча – «хор дирижерлыгы» (профессор Л.З.Конторович классы) һәм «опера-симфоник дирижерлык» (профессор Г.Н. Рождественский классы) тәмамлый. 2020 елда Мәскәү консерваториясендә ассистентура-стажировка тәмамлый (профессор В.К.Полянский классы).
2008–2017 елларда – Г.П. Вишневская исемендәге Музыка-театр сәнгате көллияте театрының баш дирижеры. 2011–2013 елларда – Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең Гнесиннар исемендәге академия хоры сәнгать җитәкчесе. 2013–2020 елларда – Павел Слободкин үзәге Мәскәү камера оркестрының әйдәп баручы дирижеры. 2018 елның сентябреннән – Россиянең Зур театры дирижеры.
Чакырылган дирижер буларак Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры, Мәскәү консерваториясе концерт симфоник оркестры, С.В.Рахманинов исемендәге симфоник оркестр, Ярославль академия губернатор оркестры, «Яңа музыка» камера оркестры, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Геликон-Опера» Мәскәү музыка театры, «Мәскәү опереттасы» театры кебек коллективлар, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры һ.б. белән эшли.
Авторлар коллективы составында «Иакинф» балетын куйганы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2025).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.