Биографиясе

1910 елның 20 сентябре, Орск шәһәре — 1983 елның 20 ноябре, Казан.

1936–1940 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (Г.Литинский классы) укый.

Иҗаты

Хәбибуллин музыкасына аһәңлелек, образлылык, халык җырларына якынлык хас. Ул үзенең иҗаты белән скрипка өчен язылган татар музыкасы үсешенә зур өлеш кертә (аеруча танылганы — «Скрипка һәм фортепиано өчен поэма», 1940).

Хәбибуллинның «Сагыну» (М.Җәлил сүзләре), «Бормалы су» (Н.Исәнбәт сүзләре), «Яшьләр вальсы» (М.Хөсәен сүзләре), «Казан кызы» (Н.Арсланов сүзләре) һ.б. җыр һәм романслары (200 дән артык) зур популярлык казана.

Хәбибуллин татар композиторлары арасында Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлар циклларының беренче авторы була. ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарын формалаштыруга зур өлеш кертә: «Сабантуй», «Халыклар дуслыгы», «Туй» һ.б. музыкаль-хореографик композицияләр иҗат итә. Хәбибуллин әсәрләре арасында «Язгы җилләр» балеты (1950, Ф.Гаскәров либреттосына, Н.Пейко белән берлектә; куелмый), балалар өчен «Раушан» балеты (1961; 2 нче редакция, «Сихерләнгән малай», 1974, Г.Сәлимов либреттосына); инструменталь пьесалар; драматик спектакльләргә музыка, татар халык җырлары эшкәртмәләре һ.б. бар. Концертларда чыгыш ясый; нигездә, татар халык көйләренә һәм композиторлар язган көйләргә иҗат ителгән әсәрләрдән торган репертуар белән скрипкачы (солист һәм ансамблист) буларак радиога яздырыла.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1968).

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980; 

Нигмедзянов М.Н. Хабибуллин Загид // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986; 

Композиторы Татарстана. К., 2009.