Эчтәлек

1861 елның 12 июле, Санкт-Петербург губерниясе Ораниенбаум шәһәре – 1922 елның 7 феврале, Казан.

Россия музыка педагогикасының күренекле эшлеклесе һәм Татарстан музыка белеменә нигез салучыларның берсе.

Петербург консерваториясен тәмамлый (1887).

1887–1891 елларда А.Орлов-Соколовский (Казан) музыка мәктәбендә укыта.

1891 елда (1893 елга кадәр П.Юргенс белән берлектә) XIX йөз ахыры – XX йөз башында Казанда төп музыка уку йорты булган шәхси музыка мәктәбен оештыра.

1904–1918 елларда Казан музыка училищесе директоры, бер үк вакытта 1902–1917 елларда Рус Император музыка җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе.

Фортепиано һәм музыка теориясе фәннәрен укыта, актив музыкаль агарту эшчәнлеге алып бара: укучылары симфоник оркестры белән чыгышлар ясый, укучылар көче белән сәхнәгә опералар әзерли.

Казан губернасында музыка белеме үсешенә нигез сала (Сарапул, Алабуга шәһәрләрендә музыка класслары ача).

1917 елдан Казанда музыка уку йортларында (музыка мәктәпләрендә, музыка укытучылары әзерләү курсларында, Шәрекъ консерваториясендә) укыта, музыка белеме бирүнең яңа формаларын эшләү белән шөгыльләнә.

Симфоник, камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләр, укыту-методик әсбаплар авторы.

Әдәбият

Из истории музыкальной культуры и образования в Казани. К., 1993.