Олы Сөлчә елгасының (Олы Чирмешән бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 21,6 км, бассейнының мәйданы 148,5 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап, Нурлат районында ага. Елга башы урман массивы кырыенда, Сәләнгеш авылыннан 7 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Мамык авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 75%.

Сәләнгешнең 1 дән 11,9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар, аеруча зурысы – Бәрле (уң кушылдык) елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 103 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,12 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Сәләнгеш бассейнында суының гомуми күләме 2,6 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.