- РУС
- ТАТ
кларнетчы, педагог, ТАССРның халык артисты (1987)
1952 елның 12 гыйнварында Саба районы Шәмәрдән поселогында туган.
Казан консерваториясен (А.Баранцев һәм А.Геронтьевның кларнет классы) тәмамлый (1975).
1975 елдан Казан консерваториясендә укыта (1993–1996 елларда тынлы агач уен кораллары кафедрасы мөдире). Бер үк вакытта ТРның Дәүләт симфоник оркестры (1976 елдан кларнет төркеме концертмейстеры), Татар опера һәм балет театры оркестры артисты (1995 елдан).
Актив концерт эшчәнлеге алып бара, шул исәптән «Симха» клезмер ансамбле чыгышларында катнаша.
Классик композиторларның һәм хәзерге авторларның кларнет өчен язган күпчелек әсәрләрен кертеп бай репертуар туплый.
Татар музыкасын пропагандалаучы.
Шәкертләре арасында Бөтенроссия тынлы агач уен коралларында башкаручылар конкурсы дипломанты Р.Купершмидт бар.
Авторлар – А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.