Биографиясе

1954 елның 28 мае, Казан – 1988 елның 16 апреле, Амстердам, Нидерландның Велзен шәһәрендә җирләнә.

1972 елда Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбен (И.С.Дубинина классы) тәмамлый. 1972–1976 елларда Мәскәү консерваториясендә (Я.И.Зак классы) укый. 1976 елдан Амстердамда яши.

АКШ, Азия, Европа илләрендә гастрольләрдә була. Дөньяның иң мәртәбәле концерт залларында (Карнеги-холл, Консерт-гебау һ.б.) чыгышлар ясый. Аның репертуарына төрле стильдәге әсәрләр – И.С.Бах һәм В.А.Моцарттан, Р.Шуман һәм Ф.Шопеннан, П.Чайковский һәм С.Рахманиновтан алып К.Дебюсси һәм М.Равельгә, С.Гобәйдуллина һәм А.Шниткега кадәр булган композиторларның әсәрләре керә.

«ЕМI», «Deutsche Grammophon» студияләрендә Ю.А.Егоров 20 дән артык диск яздыра. Н.Рахлин, В.Ашкенази, А.Дорати, В.Заваллиш, Р.Бенц кебек дирижёрлар белән хезмәттәшлек итә. Җырчы Б.Хендрикс, скрипкачы Э.Верхей; фортепиано ансамблендә П.Шифф белән концертмейстер буларак чыгышлар ясый.

Ю.А.Егоровның концерт эшчәнлеге матбугатта югары бәяләнә. «Нью-Йорк Таймс» газетасы аның талантын бриллиант белән чагыштыра, ә «Санди Таймс» (Лондон) газетасы пианистның аудиториягә тәэсир итү көчен иң бөек башкаручыларга хас булган табигыйлегендә күрә.

Истәлеге

Ю.А.Егоров истәлегенә Амстердамда оештырылган «Юрий Егоров фонды» яшь музыкантларга ярдәм итә, Амстердам янындагы Алмир шәһәренең бер урамы аның исеме белән атала.

1994 елда Казанда Ю.А.Егоров истәлегенә музыкаль фестиваль үткәрелә.

«Юрий» дигән яңа тюльпан сорты үстерелә.

Бүләкләре

Ю.А.Егоров Идел буе яшь пианистларының Д.Б.Кабалевский исемендәге конкурсы (2 нче бүләк, Куйбышев шәһәре, 1966 ел); М.Лонг һәм Ж.Тибо исемендәге халыкара (4 нче бүләк, Париж, 1974 ел); П.И.Чайковский исемендәге халыкара (3 нче бүләк, 1974 ел) конкурслар лауреаты.

Әдәбият

Флиер Я. Продолжение традиций. Конкурс пианистов // Музыкальная жизнь. 1971. № 17;

Гаккель Л. Победы и проблемы // Советская музыка. 1974. № 11;

Цыпин Г. Молодые лауреаты // Музыкальная жизнь. 1975. № 7;

Дубинина И. Его имя узнал весь мир // Казань. 2001. № 8.

Автор – В.И.Спиридонова