Биографиясе

1925 елның 23 феврале, Казан шәһәре – 2003 елның 6 октябре, шунда ук.

1952 елда Казан консерваториясен (К.Е.Цветов классы) тәмамлый. 1962 елда СССРның халык артисты Г.Гаспарянда стажировка уза (Мәскәү).

1952–1982 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. 1979–1999 елларда Казан педагогика университетының музыка факультеты укытучысы.

Иҗаты

Киң диапазонлы тавышка ия, аңа лирикага бай колоратураларның виртуозлыгы хас була.

Төп партияләре: Розина («Севильский цирюльник», Дж.Россини), Джильда («Риголетта», Дж. Верди), Джульетта («Ромео и Джульетта», Ш.Гуно), Марфа («Царская невеста», Н.А.Римский-Корсаков), Алтынчәч (шул исемдәге опера, Н.Җиһанов), Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи), Гөлйөзем («Наемщик», С.Сәйдәшев һәм А.Ключарев), Нәсимә («Тальян моңы», Ә.Бакиров).

Концерт программалары белән Мәскәүдә, Ленинград, Баку, Ташкент һәм СССРның башка шәһәрләрендә чыгышлар ясый. «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясе фондында җырчы башкаруында вокаль әсәрләрдән 40 ка якын язма саклана.

Яшьләр һәм студентларның Варшавада узган Бөтендөнья фестивалендә катнаша (1955).

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Зәйнашева Г. Сандугач // Казан утлары. 1970. № 8.

Народные артисты. Казань, 1980.