Биографиясе

1951 елның 20 августы, Казан – 2004 елның 19 феврале, шунда ук.

1979 елда Казан консерваториясенең композиция бүлеген (Р.Билалов классы) тәмамлый.

1970–1983 елларда «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле һәм Татар филармониясенең эстрада бүлеге җитәкчесе.

Иҗаты

Популяр эстрада җырлары авторы. Рус (М.Глинка, П.Чайковский, С.Рахманинов) һәм Көнбатыш Европа композиторларының (Дж.Россини, Г.Доницетти, Дж.Верди операларыннан арияләр), вокаль соло программаларын башкара.

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе фондына Ф.Шубертның «Прекрасная мельничиха» вокаль циклын яздыра. Инструменталь-камера әсәрләре, спектакльләргә музыка, җырлар, татар халык көйләренә эстрада өчен эшкәртмәләр авторы.

Төп әсәрләре: «Скрипка һәм оркестр өчен концерт» (1981), «Кыллы оркестр өчен музыка» (1983), балалар өчен «Мырау Батыр» мюзиклы (1990).

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1980).

Әдәбият

Усеинова Р. Рашид Абдуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Автор – Р.Усеинова