Эчтәлек

Татар бизәлеш сәнгате төре буларак, ташны уеп бизәк ясау монументаль архитектурада һәм кабер ташлары ясауда үсеш ала.

Известьташ һәм туф киң таралган материал булып санала. Эшкәртүгә җиңел бирешүләре кисеп бизәк ясаучыларга, тирән уемлы һәм яссы рельефлы кисү техникасын кулланып, катлаулы бизәк композицияләре иҗат итәргә мөмкинлек бирә; архитектура декорында ул фон яссылыгына авыш почмак ясап башкарыла, сизелер-сизелмәс яктылык һәм күләгә алмашы үз чиратында бизәкне ачыграк итә.

Тарихы

Ташны уеп ясалган монументаль бизәкләрнең хәзергәчә сакланып калган иң баштагы үрнәкләре Алтын Урда чорына карый: Болгар шәһәрендәге Җамигъ мәчет һәм бер төрбәнең археологик калдыклары, Кече манара бизәлеше.

Чәчәк-үсемлек үрнәкләреннән (пальметта, ярымпальметта, лалә, тукранбаш, яфраклы яшь ботак), шулай ук арабеска һәм гирихлар (мөселман орнаменты төрләре) хасил итүче розеткалар, «йөрәкләр», баулар, күппочмаклардан торган, гарәпләрнең «сөлс» һәм «куфи» ысулында бормалы язулары белән аралаштырылып ясалган бизәкләр ишек һәм тәрәзә уемнары кысаларын, порталларны, куышларны, каймаларны, аркаларны бизәп торганнар. Орнамент аша Кече Азия, Кырым, Азәрбайҗан архитектурара декорындагы сәлҗүкләр стиле белән элемтә барлыгы күренә.

Кече архитектур пластикада – XIII – XV йөзләрнең беренче яртысына караган кабер ташларында – бизәк (башлыча, кояш һәм чәчәк-үсемлек үрнәгендәге розеткалар) кабер ташларының икенче арткы ягына төшерелгән, алгы яссылыкны гарәп шрифтындагы язулар һәм өске өлештәге кайма белән аерымланган бизәк алып торган (яфраклы яшь ботак үрнәгендә). Кулланылган үрнәкләр Урта һәм Якын Көнчыгыш мөселман сәнгате белән бәйләнеш булуын исбатлый.

Барысы да диярлек яссы рельефлы кисү техникасында бизәлгән кабер ташлары Казан ханлыгы чорының ташны уеп бизәк ясау сәнгате турында сөйли. Аларның алгы, еш кына арткы, ян-як өлешләре дә орнамент белән чуарланган (аларда Казанның хәзерге көннәргә кадәр сакланмаган таш корылмаларындагы уеп ясалган пластика үрнәкләре чагылыш табуы ихтимал).

Гарәп графикасындагы «сөлс» һәм «куфи» ысулы белән башкарылган язмалар каллиграфиясе дә камилләшә. Орнамент уеп ясалган бизәкнең нәфис формалары һәм төгәл эшләнгән контурлары белән «җәннәт бакчасы» композициясен күз алдына китерүче чәчәк-үсемлек бизәкләре (дәлия, кашкарый, алтын гөл, лалә, гөләп, ярымачылган чәчәк бөреләре һ.б.) комплексы хисабына байый.

Дулкынсыман розетка-медальоннарга Коръән аятләреннән алынган хикмәтле нәфис язулар урнаштырыла. Шактый биек рельеф һәм композицияләрнең катлаулылыгы XVI йөз уртасында ташны уеп бизәк ясау техникасының иң югары ноктага ирешүен чагылдыра.

XVIII урталарына кадәр татар кабер ташларындагы бизәлеш ирешелгән дәрәҗәсен кабатлый, ләкин сәнгати сыйфат һәм стильнең купшылыгы акрынлап кимүгә бара.

Уеп ясалган бизәкләр мәйданы, уеп кисү тирәнлеге, тышкы өслекнең фонга карата үзенчәлекле кисү тирәнлеге кечерәя, башкарылуы күпкә гадирәк тирән уемлы кисү техникасы ешрак файдаланыла.

XIX йөзнең икенче яртысыннан уеп ясалган орнамент инде сирәк эпитафияләрдә генә кулланыла, төп урынны истәлек язулары һәм Коръән аятьләре алып тора. Кайвакыт ташларның өске өлешендә шушы чорда агачка уеп кисүдә бик тә популяр булган кояш билгесе үрнәкләре очрый.

XVIII йөзнең икенче яртысында монументаль ташны уеп бизәк ясау мәчетләр һәм аерым йортлар бизәлешендә кабат торгызыла. Ул яссы рельефлы техникада гадәти башкарыла, кулланылган үрнәкләрдә шул чорның архитектура стильләрен (барокко, ампир, эклектика һ.б.) чагылдыра; Казан һәм Казан губернасының башка шәһәрләрдәге рус корылмаларына хас монументаль ташны уеп бизәк ясаудан аермалы буларак, аны урталык саклау һәм кырыслык аерып тора.

Ташны уеп бизәк ясаучылар аерым һөнәр осталары булганнар. Шәһәр һәм авыл остаханәләрендә заказга эшләгәннәр.

Ташны уеп бизәк ясау халык иҗатында үсешкә ирешә алмый. Сәнгать төре буларак, ул, башлыча, архитектура декоры өлкәсенә күчә һәм бина фасадларын бизәүдә кулланыла.

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. Казань, 1969.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент. Казань, 2002.

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова