Биографиясе

1888 елның 6 октябре, Курсишу бистәсе, Латвия – 1942 елның 19 феврале, Инчукалне бистәсе, Латвия ССР.

Нәселдән килүче ташчылар гаиләсеннән.

Казан сынлы сәнгать мәктәбендә В.С.Богатырёвта укый (1908–1913 еллар), Казандагы күп кенә төзелешләргә, шул исәптән Хатын-кызлар югары курслары бинасына (1912 ел, архитектор В.А.Трифонов; хәзер Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының физик культура факультеты бинасы) әвәләп ясалган бизәкләр эшли, 1812 елгы Ватан сугышының тәмамлануына 100 ел, Романовлар йортына 300 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан урамнарны бизәү өчен монументаль-декоратив сыннар иҗат итә.

1914 елда Мәскәүдә С.Д.Эрьзя остаханәсендә эшли.

Г.Р.Залеманның Сынлы сәнгатькә кызыксындыру җәмгыяте мәктәбендә (Петроград, 1915 ел), А.Т.Матвеевның Дәүләт Ирекле сәнгать остаханәсендә (1921 ел) осталыкка өйрәнә.

1922–1923 елларда Берлинда яши, Конструктивчылар конгрессы эшендә катнаша (Дюссельдорф шәһәре, 1922 ел), «Эпоха» журналы чыгара, рәссамнар И.Пуни һәм А.Дзиркалис белән бергәләп «Синтез» төркемен оештыра.

Ленинның монументаль пропаганда планын тормышка ашыруда катнаша, Петроградта Н.А.Добролюбов (1918 ел), Дж.Гарибальди (1919 ел), Витебскида К.Маркс (1919 ел) һәйкәлләрен эшли.

1923 елдан Ригада яши.

Күренекле латыш монументаль сынчысы, ул Ригада туганнар каберлегендәге һәйкәлне (1924–1936 еллар, архитектор А.Бирзениекс) һәм Азатлык һәйкәлен (1935 ел, архитектор Э.Штальберг), Яунпиебалгеда туганнар каберлегендәге һәйкәлне (1930 ел) һәм мемориаль ансамбльләр иҗат итә.

1936 елдан Латвия Сәнгать Академиясендә укыта.

Әдәбият

Ключевская Е.П. Из истории скульптурного отделения Казанской художественной школы на рубеже 1900-х гг. // Научная конференция, посвящённая 100-летию со дня рождения скульптора Карлиса Зале. Рига, 1988;

Художники народов СССР: Библиографический словарь. Москва, 1983. Т. 4, кн. 1.

Автор – Е.П.Ключевская