- РУС
- ТАТ
Баталист рәссам, әдип
1842 елның 14 (26) октябре, Новгород губернасы, хәзерге Вологда өлкәсе Череповец шәһәре – 1904 елның 31 марты (13 апреле), Порт-Артур, хәзер Кытайның Далянь шәһәре составында. Дворян нәселеннән.
Санкт-Петербургта Диңгез кадет корпусын тәмамлый (1860). 1858 елдан Сәнгатьне яклау җәмгыятенең рәсем мәктәбендә, 1860–1863 елларда Император сәнгать академиясендә А.Т.Марков һәм А.Е.Бейдеманда укый, әмма академик шартлылыкка каршы булганга, аны ташлап китә. Осталыгын Париж сәнгать академиясендә Ж.-Л.Жером һәм А.Бид дәресләрендә камилләштерә (1864–1866).
Кавказ (1863–1865), Төркестан, Һиндстан, Фәлистин, Сирия, Япония, АКШ, Куба һәм Филиппин буйлап күп сәяхәт итә.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнаша: Урта Азияне яулап алуда (1867–1870), 1877–1878 еллардагы Рус-төрек сугышында, шулай ук 1904–1905 еллардагы Рус-япон сугышында.
Берничә тематик картиналар сериясен иҗат итә: Төркестан (1868–1873), Балкан (1877–1879), Фәлистин (1884-1885), Һинд һәм Һималай (1870–1880 еллар), «1812 ел» (1887–1904) серияләре.
Үзенең сугыш картиналарында рус рәсем сәнгатендә беренче тапкыр сугышның канлы һәм рәхимсез көннәрен, солдат батырлыгын һәм авыр хезмәтен күрсәтә, академик мәктәпнең сугышны геройлаштыруын һәм шартлылыгын кире кага.
Иң танылган картиналары: “Апофеоз войны” (1871–1872), “После неудачи (Побежденные)” (1868), “После атаки. Перевязочный пункт под Плевной” (1881), “Торжествуют” (1872), “На Шипке все спокойно!” (1878–1879) триптихы. Иҗаты юнәлеше буенча күчмә рәссамнарга якын була.
Рус-япон сугышы вакытында Порт-Артурның тышкы рейдында “Петропавловск” броненосецы шартлаганда һәлак була.
Әдәби әсәрләр һәм истәлекләр авторы.
Сәмәрканд сугышында (1868) күрсәткән батырлыгы өчен 4 нче дәрәҗә Георгий хачы белән бүләкләнә.
Казанда бер урам аның исеме белән аталган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.