Биографиясе

1924 елның 25 феврале, Чистай шәһәре – 2010 елның 12 октябре, Казан.

Казан сәнгать училищесен (1942), И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын (1953, М.П.Бобышев остаханәсе) тәмамлый.

1953–1976 елларда – Татар академия театрында куючы-рәссам, 1976–1985 елларда – баш рәссам. Бер үк вакытта, 1961–1975 елларда, Казан сәнгать училищесендә укытучы, 1964–1975 елларда театр-бизәлеш бүлеге җитәкчесе.

1961 елдан ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1975–1986 елларда идарә рәисе.

Тумашев Ә.И. Кара көз. 1980

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Тумашев Ә.И. Июль. Авыл кырые. 1990

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Ә.И.Тумашев татар театр-бизәлеш сәнгатенә лаеклы өлеш кертә. Аның иң яхшы декорацияләрендә фәзаи образларның монументаль масштаблылыгы сәнгати эшләнгән төсләр композициясе, көнкүреш детальләре, кием үзенчәлекләре белән ярашып тора.

Ә.И.Тумашевның иҗат диапазоны татар драматурглары пьесаларын бизәүдән алып (Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар», 1956, 1977; Җ.Фәйзинең «Башмагым», 1957; К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр», 1958, 1971; Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», 1959, 1967; Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»; Н.Фәттахның «Кол Гали», 1974 һәм башкалар), Европа, рус һәм совет классикасына кадәрге араны колачлый (А.Островский, «Котырган акчалар», («Бешеные деньги», 1962); У.Шекспир, «Чамасына карап чарасы» («Мера за меру», 1967); Н.Погодин, «Баһадирлар» («Третья патетическая», 1970) һәм башкалар).

Пейзаж остасы буларак, Ә.И.Тумашев Идел буе һәм Кама аръягының елга киңлекләре матурлыгына мәдхия җырлый («Кама аръягы офыклары», 1977; «Язгы көн», 1981; «Туган ягым», 1982; «Камада иртә», 1983; «Идел култыклары», 1998); Казан һәм аның тирә-ягы күренешләрен сурәтли («Бөреле авылы», 1963; «Яңа һәм борынгы Казан», 1976; «Казан Кремле диварлары янында», 1992); ил буйлап сәяхәт иткәндә пейзаж этюдлары яза («Сочи», 1962; «Алма-Ата тирәсе», 1964; «Кырым. Гурзуф», 1985); сюжетлы картиналарга мөрәҗәгать итә («Хушлашу», 1942; «Тукай типография эшчеләре арасында», 1943–1944).

1990 елларда тарихи жанрда эшли: «20 гасыр Казаны» (1990), «Петр I Болгарда» (1991), «Бөек Болгар базары» (1992).

Тумашев Ә.И. Әҗем мәчете. 1969

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Тумашев Ә.И. Казан. Кремль. XIX йөз. ХХ йөзнең икенче яртысы

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1945 елдан); зона – «Зур Идел» (1960–1980); бөтенроссия – театр һәм кино рәссамнары (Мәскәү, 1956), «Советская Россия» (Мәскәү, 1980), РСФСРның 16 автономияле республикасы рәссамнары (Мәскәү, 1971); бөтенсоюз – театр рәссамнары (Ташкент, 1958), театр, кино, телевидение рәссамнары (Мәскәү, 1967, 1979) һәм башка күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1964, 1974, 1984, 2004) һәм Мәскәүдә (1984) үткәрелә.

Тумашев Ә.И. Сабан туе. 1990

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр музеенда (Мәскәү), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Чуаш сәнгать музеенда (Чабаксар шәһәре), Ц.Сампилов исемендәге Сәнгать музеенда (Улан-Удэ шәһәре), Россия һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1958). Медальләр белән бүләкләнгән.

Тумашев Ә.И. Алабуга пристане янында. 1986

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Анас Ибрагимович Тумашев // Народные художники. Казань, 1980.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Анас Ибрагимович Тумашев: Живопись, театрально-декорационное искусство: Каталог выставки. Казань, 2004.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова