Биографиясе

1891 елның 1 гыйнвары, Владимир губернасы, Вязники өязе Осинки авылы – 1968 елның 29 июне, Казан.

1900–1904 елларда – чиркәү-приход мәктәбендә, 1904–1908 елларда Владимир губернасы Мстёра авылының икона ясау остаханәсендә (П.Ф.Бессонов һәм М.К.Евлампиевта) укый.

1913–1914 елларда Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый (1915, В.К.Тимофеевның укытучылары – Н.И.Фешин, П.П.Беньков, Г.А.Медведев, И.А.Денисов).

Казан сәнгать мәктәбендә, Казан сәнгать училищесендә (1915–1961, бүленеп), Ташкент сәнгать техникумында (1921) укыта. Республика нәкышьчеләренең асылын тәшкил итүче күп кенә шәкертләр тәрбияли, алар арасында В.А.Бадюль, Н.Г.Бикташев, К.К.Васильев, Р.Ә.Килдебәков, С.О.Лывин, Ю.Б.Лысогорский, Ә.Н.Мәҗитов, Е.А.Симбирин, Э.Г.Ситдыйков һәм башкалар бар.

«Кызыл Татарстан», «Яңа авыл», «Ильич юлы» газеталарында рәссам булып эшли. Мәскәүдәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең ТАССР павильонын бизәүдә катнаша (1936).

ТатАХРР әгъзасы (1923–1930) һәм рәисе (1924–1925). ТАССР Рәссамнар берлеген (1936) оештыручыларның берсе, берлек әгъзасы, идарә рәисе (1938), идарә рәисе урынбасары (1941–1951).

«Татхудожник» берлеген оештыруда катнаша (1935, кара Татарстан Республикасы Сәнгать фонды), аның идарә әгъзасы (1937 елдан).

Тимофеев В.К. Иртәнге аш. Ишегалды. ХХ йөзнең беренче яртысы

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

В.К.Тимофеев – Казан сәнгать мәктәбе традицияләрен үстерүче реалистик юнәлеш вәкилләренең берсе. Үзенең иҗади, иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлеге белән Татарстанда профессиональ нәкышьне аякка бастыруда хәлиткеч роль уйный.

Иҗатының башлангыч чорында пленэрда эшли, натурадан этюдлар, пейзажлар, жанрлы композицияләр иҗат итә: «Татар карты портреты», якынча 1915 еллар; «Кисмәк янында», 1915–1917; «Казансу», 1917; «Яфраклы урман», 1920; «Кер юганнан соң», 1920 һәм башкалар.

1926–1929 елларда чакыру буенча Мари автономияле өлкәсендә эшли, марилар тормышы турында 100 гә якын картина, этюд һәм эскиз яза: «Мари авылы», «Богыл салу», «Мари хатын-кызы», «Болдырлы мари өе күренеше», «Мари туе», «Шагыйрь С.Г.Чавайн портреты», «Гөсләче П.Терентьев» һәм башкалар.

1920 еллар ахырында В.К.Тимофеев иҗатында Казан заводларындагы хезмәт темасы: «В.И.Ленин исемендәге күн заводы», «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы», шулай ук Казан мех фабрикасы цехларында язылган этюдлар циклы (1929–1931) барлыкка килә.

1930 еллар башыннан ул революцион, тарихи һәм хәрби темаларга багышланган, сюжетларга һәм күпфигуралы композицияләргә бай, масштаблы картиналарга («ТАССР колхозында җирне мәңгегә файдалану актын тапшыру уңаеннан митинг», 1937–1938; «В.И.Ленинның ТАССР төзелү турындагы Декретка кул куюы», 1941, картина тәмамланмый кала; «М.И.Калинин колхозчылар арасында», 1941; «Совинформбюро хәбәрләрен тыңлыйлар», 1942; «1920 елда ТАССРны тантаналы төстә игълан итү», 1943; «Казанда Җиңү көне», 1945; «1887 елда Казан университетында студентлар кузгалышы», 1950), Идел буе халыкларының индустриаль һәм колхоздагы хезмәтенә, көндәлек тормышына («Күпер төзелешендә», 1934; «Бригадаларның социалистик ярышы», «Чуашиядә юллар төзелеше», икесе дә – 1935; «М.Вахитов исемендәге колхозда», 1956 һәм башкалар) мөрәҗәгать итә.

В.К.Тимофеевның иҗади мирасы дәүләт эшлеклеләре һәм тарихи шәхесләр, мәдәният вәкилләре портретлары галереясын, шулай ук жанрлы портретларны («Татар карты портреты», якынча 1915; «Автопортрет», 1920 еллар; «ТАССР халык комиссарлары советы рәисе иптәш Мохтаров», 1923; рәссамнар: М.М.Васильева, 1925; Е.К.Частихин, 1926; В.А.Бадюль, 1945; Н.И.Фешин, 1960; сәнгать белгечләре: П.М.Дульский, П.Е.Корнилов, икесе дә – 1945, композитор Н.Г.Җиһанов, 1944; 1 нче Татар укчы дивизиясе командирлары һәм сугышчыларының портретлары, шул исәптән график портретлар циклы, 1933–1938) үз эченә ала.

Ул Идел буе республикаларының табигатен, тарихи урыннарын һәм истәлекләрен сурәтләгән пейзажлар («Казансу», 1917; «Алатырь», 1935; «Куженер авылы», 1940; «Васильево янындагы Идел», 1945; «В.И.Ленинның Кокушкино авылындагы музей-йорты», 1956; «Подлужный урамы. Казан», 1964), Төркестанга багышланган этюдлар циклы («Сәмәрканд», «Борынгы шәһәрнең ямьле җире», «Төркестан базары» һәм Урта Азия сәфәреннән алган тәэсирләре буенча иҗат иткән башка әсәрләре) авторы.

В.К.Тимофеев заманның актуаль вакыйгаларын һәм революцион үткәннәрне документаль нигездә, кайвакыт хыялга корылган күтәренке рухта сурәтли, әүвәлге картиналарында этнографик һәм көнкүреш вак-төягенә зур игътибар бирә.

В.К.Тимофеевның график мирасы башлыча 1930 елларда карандаш һәм сангинас белән башкарылган портретлардан тора («Хатын-кыз портреты», «Һади Такташ», икесе дә – 1930; «Комиссар иптәш Маликов», 1932; «Парашютчы кыз», 1937; «Сынбагар», 1940 һәм башкалар).

Тимофеев В.К. Татар карты. 1925

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

1 нче һәм 2 нче дәүләт күргәзмәләрендә (Казан, 1920, 1921), 1 нче картиналар күргәзмәсендә (Козьмодемьянск шәһәре, 1920), ТатАХРР (Казан, 1923, 1925), АХРР (Мәскәү, 1926, 1929), «РККАга 15 ел» (Мәскәү, 1933), Мәскәү һәм Татарстан рәссамнары хезмәтләре (Казан, 1937), «РККАга һәм Хәрби-Диңгез флотына – 20 ел» (Мәскәү, 1938–39), алты автономияле республика рәссамнары (Казан, 1947), Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәре (Мәскәү, 1957), 1 нче һәм 2 нче «Зур Идел» зона (Куйбышев шәһәре, 1964; Волгоград шәһәре, 1967), 16 автономияле республика рәссамнары (Мәскәү, 1971) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1928, 1940, 1945, 1951, 1961, 1965, Н.М.Сокольский белән берлектә; 1970, вафатыннан соң), Мәскәүдә (1973) була; тууына 115 ел тулуга багышлап, Казанда ретроспектив күргәзмәсе уздырыла (2006).

Тимофеев В.К. Автопортрет. 1920 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (шунда Тимофеевның шәхси архивы да тапшырыла), ТР Милли музеенда, Әлмәт, Козьмодемьянск шәһәрләренең картиналар галереяларында, Мари республика төбәк тарихы музеенда (Йошкар-Ола), Хельсинкидагы Милли музейда (Финляндия) саклана.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Тимофеев В.К. Мари туе. 1928–1929

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

30 лет творческой и педагогической деятельности заслуженного деятеля искусств ТАССР Василия Кирилловича Тимофеева (1915–1945): каталог выставки. Казань, 1945.

Выставка произведений заслуженного деятеля искусств ТАССР Василия Кирилловича Тимофеева (1891–1968): каталог. Казань, 1970.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.