Биографиясе

1906 елның 13 ноябре, Тубыл губернасы, хәзерге Казахстан Республикасы Петропавловск шәһәре – 1990 елның 19 марты, Казан.

1930 елда Казан сәнгать-театр техникумында, Б.Урманчеда укый. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1930–1937 елларда Татар эшче театрында сәхнә бизәүче, 1937 елдан Татар сәнгать фондында; 1939–1941 елларда Татар академия театрында рәссам-декоратор, 1944–1976 елларда – баш рәссам.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1938).

Сутюшев М.Г. "Муса Җәлил" спектакленә эскиз. 1957

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Татар сәхнә рәссамнарыннан беренче булып, Татар академия театрында 200 дән артык сәхнәәсәрен бизи. С.Батталның «Сынау», Ә.Фәйзинең «Тукай» спектакльләренә декорацияләрне 1939 елда рәссамнар В.С.Никитин һәм П.Курбатов белән бергә әзерли. Х.Фәтхуллинның «Күзләр» (1939), Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар», А.Н.Арбузовның «Таня» (икесе дә – 1940 елда) әсәрләрен сәхнәгә куйганда өлгергән оста буларак чыгыш ясый.

М.Сутюшевның иҗат диапазоны татар классиклары һәм хәзерге заман авторларының пьесаларыннан алып рус һәм дөнья драматургиясе әсәрләренә кадәрге араны колачлый. Аның декорацияләренә, бигрәк тә гадәти җиһазлар, композицияләр һәм төсле чишелешләр белән интерьер мохитен иҗат иткәндә, татар милли сәнгатенә хас сәнгатьчә сурәтләү чараларын куллану, спектакльләрнең тарихи чорын һәм хиссияти халәтен осталарча тапшыра белү хас. Сәхнә фәзасының техник мөмкинлекләре өлкәсендә тәҗрибәләр ясый. К.Симоновның «Дни и ночи» (1948), Ф.Шиллерның «Коварство и любовь» (1950), М.Фәйзинең «Галиябану» (1952), К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1956, 1976), Г.Камалның «Банкрот», П.Бомаршеның «Женитьба Фигаро» (икесе дә – 1962), Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» (1966), Т.Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» (1977), Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй» (1979) һәм башка әсәрләр буенча куелган спектакльләрне бизи.

Күргәзмәләре

Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңаеннан уздырылган ТАССРның сынлы сәнгать күргәзмәсендә (Мәскәү, 1957), республика күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Мәскәүдәге А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Татар академия театры музеенда, Әлмәттәге Картиналар галереясында саклана.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, Почет билгесе орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кумысников Х. Татарский государственный академический театр имени Г.Камала. Казань, 1967.

Макмун Галеевич Сутюшев: буклет. Казань, 1980.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.