Биографиясе

1890 елның 20 декабре (1891 елның 1 гыйнвары), Казан – 1964 елның 13 декабре, шунда ук.

1941 елда Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый (Н.И.Фешин һәм П.П.Беньковта укый). «Сәйяр» труппасында (1915–1917) һәм опера сезоннарында (1916–1920) рәссам булып эшли, бер үк вакытта, артист буларак, сәхнәдә чыгыш ясый (драма студиясен тәмамлый).

1924 елда Казан архитектура-техник институтының архитектура бүлеген тәмамлый (хәзер Казан сәнгать училищесе). 1922–1944 елларда (бүленеп) – Татар академия театрында, 1938–1940 елларда – Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең ТАССР павильонында (Мәскәү), 1939–1964 елларда Татар опера һәм балет театрында баш рәссам.

1930–1942 елларда – Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында, 1943–1964 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта.

П.Т.Сперанский – ТатАХРР (1923), Архитекторлар берлеге (1935), Бөтенроссия театр эшлеклеләре җәмгыяте (1936), Рәссамнар берлеге (1936) әгъзасы.

Сперанский П.Т. "Алтынчәч" операсына декорация эскизы. 1943

Катыргы, темпера, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Сперанский П.Т. "Князь Игорь" операсына декорация эскизы. 1948

Катыргы, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

П.Т.Сперанский – республикада совет сәхнә бизәлеше сәнгатенә нигез салучыларның һәм осталарының берсе, сәхнә бизәлеше сәнгатенең реалистик мәктәбе традицияләре тарафдары. «Сәйяр» труппасында һәм Татар академия театрында татар, рус, совет һәм чит ил авторларының әсәрләре буенча дистәләрчә драма спектакльләрен, шул исәптән Г.Камалның «Банкрот» (1933, 1935, 1944) һәм «Беренче театр» (1915–1916), Т.Гыйззәтнең «Җирсезләр» (1922), «Наемщик» (1928, 1931), У.Шекспирның «Король Лир» (1944, 1956), Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» (1940, 1952) пьесалары буенча куелган спектакльләрне бизи.

Истә калырлык иҗади үзенчәлеккә ия, сәхнәнең фәзаи чикләрен зур осталык белән киңәйтеп, спектакльләрнең эмоциональ атмосферасына аваздаш декорацияләр әзерли, пейзаж күренешләрен җентекләп эшкәртеп һәм театр күренешләренең чынбарлыктагы хисләрен көчәйтеп, узган чорларның архитектурасын, мәдәниятен һәм көнкүрешен кабаттан тергезә. Әлеге театрга талантлы рәссамнардан М.Г.Сутюшев, Р.М.Һибәтуллин, М.М.Абдуллинны җәлеп итә.

Татар опера һәм балет театры спектакльләрен бизәгәндә күрелмә образларны музыкаль образларга оста буйсындыра, декорацияләр музыкаль-театраль күренешләр синтезының бер образы буларак кабул ителә (М.Глинканың «Иван Сусанин» (1951), П.Чайковскийның «Пиковая дама» (1947, 1954), «Евгений Онегин» (1940, 1956), А.Бородинның «Князь Игорь» (1948), Н.Римский-Корсаковның «Шәһрезадә» (1955), Н.Җиһановның «Алтынчәч» (1943) опералары; Ф.Яруллинның «Шүрәле» (1945, 1953, 1957), Ә.Бакировның «Алтын тарак» (1957), Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» (1958), Р.Глиэрның «Медный всадник» (1963) балетлары). Татар халкының тарихын, сәнгатен һәм музыкасын тирәнтен белүе рәссамга милли опера һәм балетларга ачык буяулар белән эшләнгән, истә калырлык декорацияләр тудырырга мөмкинлек бирә.

1920 еллар башыннан П.Т.Сперанский Казанда ленинчыл монументаль пропаганда планын тормышка ашыру эшенә кушылып китә, М.Вахитовка һәйкәл (1921), Арча кырындагы туганнар каберлеге (1925) проектларын, Кызылармиячеләр сарае өчен монументаль дивар бизәкләре эскизларын (1920–1921) эшли, Мәскәүдә узган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендәге ТАССР павильонын бизи (1939).

П.Т.Сперанский элекке Гостиный двор (1933–1935), «Динамо» (1934–1935) һәм «Хезмәт резервлары» (1936) стадионнары биналары, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы өчен элекке Ксения гимназиясен реконструкцияләү (1950), Н.Е.Ершов һәйкәле (1967, скульптор И.А.Новоселов) һәм башка проектлар авторы. Монументаль-декоратив сәнгать өлкәсендә аның тарафыннан Татар академия театры фойесында диварга плафон белән бизәк төшерелә (1941), ул анда татар орнаменты үрнәкләреннән файдалана.

Кавказ, Кырым, Идел ярлары, Казан күренешләреннән лирик пейзажлар (акварель, темпера) авторы («Рица күле», 1953; «Гагра. Парк», 1953; «Яңа Болак», «Төнге порт», икесе дә – 1959; «Идел яры. Ташлар», 1961; «Идел күренеше», 1964).

П.Т.Сперанский татар гамәли-бизәлеш сәнгате әсәрләрен туплый һәм өйрәнә, алардан күпсанлы рәсемнәр, шул исәптән татар орнаменты күренешләрен ясый («Татар халык орнаменты» альбомы, 1948, 1953).

Сперанский П.Т. "Алтын тарак" балетына декорация эскизы. 1957

Катыргы, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1921 елдан) күргәзмәләрендә, АХРРның 8 нче «СССР халыкларының тормышы һәм көнкүреше» күргәзмәсендә (Ленинград, 1926), Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә ТАССР сынлы сәнгате күргәзмәсендә (Мәскәү, 1957), зона – Идел буе театр рәссамнары (1960), «Зур Идел» (Куйбышев, 1964), бөтенроссия – театр һәм кино рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1956), опера һәм балет театры рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1964), бөтенсоюз - Бөек Октябрь революциясенең 40 еллыгына багышланган (Мәскәү, 1957–1958), театр, кино һәм телевидение рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1967) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1947, 1961, 1975–1976), Мәскәүдә (1960) уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр музеенда (Мәскәү), ТР Милли музеенда, ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәттәге Картиналар галереясында саклана.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

П.Т.Сперанскийның Казанда 1957–1964 елларда яшәгән йортына мемориаль такта куела.

Сперанский П.Т. "Пиковая дама" операсына декорация эскизы. 1954

Катыргы, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Цой В. Петр Тихонович Сперанский: буклет. Казань, 1980.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Театральная энциклопедия. М., 1965. Т.4.

Автор – И.Е.Ильина