Биографиясе

1945 елның 28 июле, Зеленодольск районы Бишнә авылы – 2024 елның 13 мае, Казан.

Татар һәм рус телләрендә иҗат итә.

Казан университетын тәмамлый (1968). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда фәнни хезмәткәр (1969 елдан), Татарстан сәнгате бүлеге мөдире (1990–1991) булып эшли.

1991 елдан «Казан» милли мәдәният үзәгендә сәнгать бүлеге мөдире, директор урынбасары (1994–2008), бер үк вакытта, 2008–2010 елларда, «Хәзинә» галереясы мөдире.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1991).

Иҗаты

Татар сәнгате коллекциясе (1920 елларга караган шәмаилләр, графика) туплый. Музей экспозицияләре авторы, Милли мәдәният музее, Б.Урманче музее концепцияләре автордашы.

Хезмәтләре (альбомнар, күргәзмә каталоглары, мәкаләләр) татар халкының гамәли-бизәлеш сәнгатенә, Татарстан рәссамнарының иҗатына (Б.Урманче, Ф.Таһиров, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Зарипов, В.Попов, В.Скобеев, Ш.Нигъмәтуллин, Ә.Ильясова, Р.Кәримуллин, Р.Килдебәков һ.б.), татар китабы сәнгатенә һ.б. багышлана.

Казанда Солтангалиев мәйданында куелган «Ефәк юлы», «Казанның барлыкка килүе», «Чыңгызхан турында риваять» театральләштерелгән тамаша-мистерия куелышларының сценарийларын яза (1995).

«Кара мәрҗәннәр» (1997), «Ниса» (2003), «Шигърият – тереклек суы» (2011) һ.б. шигырь җыентыклары авторы. Р.Шаһиеваның шигъриятенә метафоралылык, мифологизм хас. Шигырьләре хискә бай, драматик рухлы. Аларда еш кына борынгы төрки поэтик жанрлар хәзерге шигырь формалары белән үрелеп бара.

К.Насыйри, Дәрдемәнд, Ф.Хөсни, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һ.б. әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Татарстанның милли мәдәни мирасын өйрәнүгә багышланган «Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы» (2015) китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2017). Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Фәйзуллин Р. Розалина – гөлсукмак... // Казан утлары. 1998. № 4.

Лагутина О. На роду написано быть поэтом // Казань. 2009. № 3.

Авыторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова