Биографиясе

1928 елның 24 октябре, Әстерхан шәһәре – 2000 елның 2 июне, шунда ук.

1949 елда Казан сәнгать училищесен тәмамлый (В.К.Тимофеев һәм К.Е.Максимовта укый). 1955 елда Ригада Латвия ССР Сәнгатьләр академиясен тәмамлый (педагоглары – Э.Калныныш, В.Скулме, А.Скриде).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1956).

Иҗаты

К.К.Сәфәргалиевнең әсәрләре бай палитрасының җиңеллеге, образларының хислелеге һәм ачыклыгы, югары профессиональ башкару дәрәҗәсе белән аерылып тора.

«Татар халык бәйрәме» (1955) диплом эшендә К.К.Сәфәргалиевнең нәкышь жанрына кызыксынуы уяна, нәтиҗәдә, ул балыкчылар, бакчачылар, көтүчеләрнең көндәлек тормышы һәм хезмәтенә багышланган йөзләгән сюжетлы-тематик картиналар яза.

Ил буйлап сәяхәт итә (Кырым, Балтыйк буе, Себер), Татарстанда, Мәскәүдә була; дистәләрчә пейзаж этюдлары, портрет рәсемнәре иҗат итә. Байконур космодромына барып, космонавтлар һәм галимнәр портретлары галереясын тудыра.

Рәссамның колоритлы таланты Идел буе табигатенең матурлыгын чагылдырган пейзажларда ачыла. К.К.Сәфәргалиев, персонажларның психологик сыйфатларын тирәнтен өйрәнеп, ачып, портрет жанрында эшли (күпчелек балалар һәм хатын-кызлар). Әстерхан җиренең юмартлыгына, Иделдәге балык муллыгына дан җырлаган натюрмортлар авторы.

Төп әсәрләре

«Кызым портреты» (1959, 1967), «Яшь натуралистлар» (1958–1960), «Яр буенда», «Йөзмә пионер лагере», «Яр буенда яз» (барысы да – 1960 еллар), «Шәһәргә» (1964), «Музыкаль этюд» (1967), «Диңгез порты» (1969), «Балыкчылар натюрморты» (1969, 1980), «Академик ялда» (1976), Әстерхан балыкчыларына багышланган картиналар циклы – «Ятьмә төзәтү», «Иртә» һ.б. (1960 еллар ахыры – 1970 еллар башы); «Кабул итүдә» (1974), «Соната» (1991), «Япон айвасы», «Гурзуф бухтасы», «Кызыл каштан» (барысы да – 1992).

Күргәзмәләр

1956 елдан төрле күргәзмәләрдә, шул исәптән өлкә, зона («Зур Идел», 1964–2000), күчмә («Идел буе рәссамнары», 1965), бөтенроссия («Балыкчылар көненә рәссам-маринистлар», «Диңгез хезмәтчәннәренә рәссам-маринистлар», «Балыкчыларга Россия рәссамнары», Мәскәү, 1968, 1969, 1978), татар рәссамнары әсәрләре (Әстерхан, 1992), Әстерхан рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1993), халыкара («Чит ил балык сәнәгате-80», Мәскәү, 1980; «Арколь» галереясы, Париж, Франция, 1992, 1993) күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Әстерханда 1992 (Р.У.Мифтахетдинов һәм З.К.Сәфәргалиев белән бергә), 2000, 2002 дә (вафатыннан соң) уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

К.К.Сәфәргалиевнең әсәрләре Рус музеенда (С.-Петербург), П.М.Догадин исем. Әстерхан картиналар галереясында, Әстерхан тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Кристи галереяларында (Лондон, Бөекбритания), Доган (Нью-Йорк ш., АКШ), Елена Кохан (Скотсдейл ш., АКШ), Печ шәһәрендәге Сәнгать музее (Венгрия) һ.б.да, чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Әдәбият

Художники Астрахани: Астрахань. 1998.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова