Биографиясе

1924 елның 24 июне, Украина ССР, Донецк өлкәсе Мариуполь шәһәре – 2023 елның 27 октябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан сәнгать училищесен тәмамлаганнан соң, Татарстан сәнгать фондында эшли (1951–1983).

Рәссамнар берлеге (1961), ЮНЕСКО каршындагы халыкара Сынлы сәнгать ассоциациясе (1997) әгъзасы.

Попов В.А. Яз. Томанлы иртә. 1984

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Попов В.А. Шәһәребездә таң ата. 1976

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Табигатькә һәм кешенең аны үзләштерүенә багышланган пейзажлар сериясен иҗат итә: «Алтай. Күтәрелгән чирәм җир», «Далада кич» (икесе дә – 1955), «Мәскәү киңлекләре» (1957), «Нурек катлары», «Кама киңлекләре» (икесе дә – 1982).

1950 еллар ахырыннан станлы графика өлкәсендә линогравюра, офорт, агачтагы гравюра, ксилография, акварель, күмер, тушь белән ясау техникаларында эшли; табигать күренешләре, индустриаль пейзаж жанрларындагы әсәрләр иҗат итә: «Шәһәрләр үсә» (1959–1961), «Асфальт юллар» (1961), «Татарстан нефте» (1964), «Уренгой–Ужгород» (1965), «КамАЗ» (1972), «Нуленче километрдан Чарга кадәр сузылган БАМ» (1986), «Христиан һәм мөселманнарның изге урыннары» («Каргополь», «Соловки», «Псков», 1980–1992), «Батырлар симфониясе» (1962, вариантлары – 1967, 1974), «Иске Казан», «Яңа Казан» (икесе дә – 1971), «Чаллы төзелә» (1972), «Җир катламнарына үтүчеләр» (1984), «Чаллы туфрагы» (1989).

Казан «Агитплакат» остаханәсендә чыккан плакатлар, интерьер проектлары авторы.

В.Поповның әсәрләре композицион бөтенлеге, монументаль образлылыгы, хисләргә байлыгы белән аерылып тора. 1990 еллар башыннан В.Поповның иҗади потенциалы һәм рухи-эстетик эзләнүләре каллиграфия һәм шәмаилләр сәнгатенең яңа якларын ача. В.Попов – шәмаилне Европа сынлы сәнгате традицияләрен ислам сәнгате кануннары белән кушып, заманча иҗат төре буларак үстергән профессиональ рәссамнарның берсе. В.Попов композицияләрендә мәчетләр, ислам архитектурасы һәм аның изге символлары кергән реалистик пейзажлар гарәп графикасының орнаментлы, бормалы язулары белән тулы бергәлек тудыра.

Соңрак В.Попов, тушь, акварель, гуашь, күмер, сангина кулланып, кече форматлы график шәмаилләр иҗат итә. 600 гә якын каллиграфик әсәр – «Кара таш» (1990, вариант – 1997), «Бөтенесен бүләк итүче», «Аллаһы Тәгалә», «Пәйгамбәр эзе», «Болгар», «Ханнар Казаны», «Бердәм башлангычтан», «Сәмәрканд» (барысы да – 1997); гарәп графикасындагы дини тугралар («Аллаһның 25 рәсүле», «Аллаһ», «Мөхәммәд пәйгамбәр», «Шаһадә», 1995–2008) сериясе, ватаныбыздагы сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренең (Россия, Татарстан Президентлары һәм башкалар), корольләрнең, мөселман дөньясындагы рухани затларның исемнәре язылган дистәләгән тугралар (исемле мөһерләр, экслибрислар) авторы.

Попов В.А. Язгы челтәр. 1995

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1952 елдан); зона – «Зур Идел» (1964 елдан); бөтенроссия (1955 елдан), бөтенсоюз эстамп күргәзмәләре (Мәскәү, 1962–1963); халыкара – «Совет графикасы һәм скульптурасы» (Пхеньян, Корея Халык Демократик Республикасы, 1963), «Совет сәнгате» (Улан-Батор, Монголия; Берлин, ГДР; Прага, Чехословакия; Варшава, Польша, 1971–1972), «Совет сынлы сәнгате» (Бәйрут, Ливан, 1974), «Татар милли сәнгате» (Пиза шәһәре, Италия, 2003) һәм башка күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1961–1962, 1974, 1984, 1995–2000, 2015 (Казан), 2000, 2001, 2002 (Мәскәү), 2000 (Таһран, Иран), 2006 елларда (Бәйрут, Ливан; Димәшкъ, Сүрия; Каһирә, Александрия, Мисыр; Яшел Үзән шәһәрләре) үткәрелә.

Бүләкләре

Ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Г.Тукай исем. Татарстан дәүләт бүләге һәм Россия мөфтиләр Советының фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге Х.Фәезханов бүләге лауреаты (2014).

Попов В.А. Казан. Раифа монастыре. 1994

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Попов В.А. Соңгы кар. 1984

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Шәрекъ Дәүләт музеенда (Мәскәү), А.В.Щусев исемендәге Архитектура музеенда (Мәскәү), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» Милли мәдәният үзәгендә, Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Әлмәт, Лениногорск картиналар галереяларында, Мәскәүдә Иран, Мисыр илчелекләрендә, РФнең Каһирә һәм Александриядәге вәкиллекләрендә, Россия һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Попов В.А. Казан мәчетләре. 1997

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

В.А.Попов: буклет к персональной выставке в Тегеране. М., 2000.

Владимир Попов: альбом. Казань, 2003.

Владимир Попов: буклет к персональной выставке в Египте. Каир, 2006.

Хазиева А. Полумистический мир слова // Элита Татарстана. 2006. Август.

Владимир Попов. Живопись, графика: каталог выставки произведений, посвященной 70-летию Победы в Великой Отечественной войне. Казань, 2015.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова