Биографиясе

1899 елның 20 октябре, Екатеринбург шәһәре – 1947 ел, Казан.

Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый (1914).

Уку елларында А.М.Родченко белән дуслаша, мәктәп күргәзмәләрендә символик графика хезмәтләре белән катнаша.

1910 елларның икенче яртысында Казанда Розенбергның «Ша нуар» миниатюралар театрында эшли. Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә (1918–1921), Көнбатыш армиянең Идел буе округы Сәяси идарәсе штабы каршындагы сәнгать студиясен җитәкли, сәяси плакатлар яза.

Казан архитектура-техника институтында укыта (1920–1925), сынау-әзерлек остаханәсен җитәкли, сәнгать советы әгъзасы була. «Подсолнечник» (1918), «ТатАХРР» (1923 елдан; 1924 елдан секретарь, 1926–1931 елларда – рәис), Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936). «Татхудожник»ны оештыруда актив катнаша (1934).

Октябрь революциясенең 10 еллыгы уңаеннан Казан мәйданнарын, урамнарын һәм биналарын бизәү эскизларын эшли.

1920 еллар ахырында – 1930 еллар башында китап графикасы өлкәсендә күп хезмәт куя.

Никитин И.А. Пейзаж. М.Горький урамы. 1920–1930 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

1910 еллардагы Казан авангард сәнгатенең иң көчле вәкилләреннән. Рәссамның иҗаты импрессионизм (Гоген һәм Матисска иярү), кубизм, экспрессионизм, предметсыз һәм «әйберләрдән гыйбарәт булган» сәнгать (киндер, чыпта, пыяла һәм башка материаллардан коллажлар) кебек ясалма агымнардан әкренләп тормыш, көнкүрешне «ТатАХРР»да таралган сурәтләүгә күчә бара.

Төп әсәрләре: «Автопортрет» (1915), «Предметсыз нәкышь» (6 вариантта, 1919–1921), «Портрет (Сафка тезелү)», «Төс һәм форма» (икесе дә – 1920), «Кызыл кавалерия һөҗүме» (1921), «М.Вахитов исемендәге завод» (1925), «Отволжский» колхозы» (1929), «Колхозда ашлык суктыру (Тәмте авылы)» (1935).

Күргәзмәләре

Җирле һәм башка шәһәрләрдәге рәссамнарның 5 нче даими күргәзмәсендә (Казан, 1915), «Подсолнечник» берлегенең 1 нче күргәзмәсендә (Казан, 1918), 1 нче һәм 2 нче дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәсендә (Казан, 1920, 1921), Главмузейның 2 нче һәм 3 нче сәнгать күргәзмәләрендә (Советск шәһәре, 1920, 1921), «ТатАХРР»ның 4 нче күргәзмәсендә (Казан, 1925), Октябрьнең 10 еллыгына (Казан, 1927), ТАССРның 10 еллыгына (Казан, 1930) багышланган күргәзмәләрдә, «Татхудожник»ның 1 нче күчмә күргәзмәсендә (Зеленодольск шәһәре, 1936), Мәскәү һәм Татарстан рәссамнары күргәзмәсендә (Казан, 1937), «Китап сәнгате» (Париж, 1931), «СССРда хәзерге заман сәнгате» (АКШ, 1932–1933) халыкара күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

И.Никитин әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият

Актуальная графика. Казань, 1935.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Е.П.Ключевская