Биографиясе

1951 елның 4 гыйнвары, Буа районы Күл Черкене авылы – 2004 елның 1 феврале, Казан.

Казан сәнгать училищесен (1975), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, СССР Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Ю.К.Королев җитәкчелегендәге монументаль-декоратив нәкышь остаханәсен (1981), СССР Сәнгать академиясенең Х.Г.Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәсен тәмамлый (1984).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

1984–1993 елларда РСФСР Сәнгать фондының Татарстан филиалында. 1993–2002 елларда ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.

Нигъмәтуллин Ш.Г. Кояшлы март. 1993

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Нигъмәтуллин Ш.Г. Базарлы Матакта җәй. 1993

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Ш.Нигъмәтуллин Мәскәүдә укыган елларында ук үзен монументалист рәссам буларак таныта (1979–1980 елларда Мәскәүнең Жданов районындагы Балалар спорт сараенда темпералы рәсемнәр төшерә, Саяногорскидагы Иҗтимагый үзәк бинасында «Канатлы металл» сграффитосын иҗат итә).

1978 елдан Заполярьеда (Дудинка, Хатанга, Норильск шәһәре), Себердә (Саян-Шушенск ГЭСы, Саяногорск, Байкал күле) иҗади сәфәрдә була.

Беренче монументаль әсәрләрен Казанда иҗат итә – Казан авиация институтының 3 нче уку бинасы вестибюлендә темпералы рәсемнәр төшерә: «Беренче очучылар», «Профессор Одинцов мәктәбе» (икесе дә – 1985). Ш.Нигъмәтуллин Казандагы Спорт сарае (1993), Чаллыдагы кунакханә өчен витраж эскизлары иҗат итә; К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленә театр декорациясе эскизлары ясый.

1990 елларда күбесенчә станлы нәкышь өлкәсендә эшли. «Иртәгә бәйрәм» (1984), «Җиңеп кайтыгыз» (1997) һәм башка картиналар авторы.

Нәкышь иҗатында татар халык сәнгатенең телен, аның полихромиясен, бизәкләрен үз итүе ачыла («Рабига әби портреты», 1980). Пейзажлары композициясенең ачыклыгы, күп планлылыгы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып тора («Август узып китте», 1993; «Казансу ташыганда», 1994; «Тынлык», 2000).

Нигъмәтуллин Ш.Г. Җиңеп кайтыгыз!. 1995

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1982 елдан), зона – «Зур Идел» (1985, 1998, 2004) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Казанда уза (2001, 2016).

Әсәрләр тупланмасы

Ш.Нигъмәтуллин әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чабаксар шәһәренең Картиналар галереясында, чит илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.

Нигъмәтуллин Ш.Г. Тынлык көзгесе. 1994

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Разумейченко В. Постижение натуры // Казань. 2002. № 1.

Шагеева Р. Мелодия кисти // Казань. Б. 121–130.

Автор – М.Е.Ильина