Биографиясе

1908 елның 14 феврале, Казан губернасы, Зөя өязе Кече Шырдан авылы – 1942 ел.

Казан сәнгать техникумын тәмамлый (1930). Б.Урманче шәкерте. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1939).

1941 елда армиягә алына; сугышта һәлак була.

Иҗаты

Иҗат юлын театр рәссамы булып башлый. 1930–1940 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, балалар китапларына, мәктәп дәреслекләре, хрестоматияләргә рәсемнәр ясый. Татар китабын бизәүче беренче рәссамнардан. 1930 елларда дөнья күргән басмалар арасында Г.Мусин Г.Тукайның «Авыл мәдрәсәсе», «Кәҗә белән Сарык», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Буран» кебек әсәрләренә карандаш һәм тушь белән ясалган рәсемнәре, шулай ук «М.Горький Казанда» китабындагы график рәсемнәре белән таныла.

Татар китабын бизәүдә 1920 еллардагы конструктивизм һәм стиль шартлылыгыннан реализмга күчү Г.Мусин исеме белән бәйле. Аның хезмәтләрендә күренешләрне дөрес кору, әсәрнең фәзаи тирәнлеген ачу, декоратив яссылык һәм образлы шартлылыкка алмашка килгән күләмнәр һәм төсләр нисбәтен күрсәтү омтылышы сизелә.

Г.Мусинның станлы нәкышь әсәрләре сакланмаган, әмма аның «Кызыл металлист» заводында» (1936 еллар тирәсе), «Каз өмәсе» (1940–1941, Мәскәүдә узачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә) картиналарының авторы булуы мәгълүм.

Күргәзмәләре

«Татхудожник»ның 1 нче күчмә күргәзмәсендә катнаша (Зеленодольск шәһәре, 1936).

Әдәбият

Ишморатова С. Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә // Габдулла Тукай: Шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Казан, 1948.

Черкасова Н.В. Изобразительное искусство Советского Татарстана. Казань, 1957.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова