- РУС
- ТАТ
график, нәкышьче, монументчы-рәссам, җәмәгать эшлеклесе, Украинаның атказанган (1984) һәм халык (1993) рәссамы
1934 елның 21 декабрендә Сталинград өлкәсенең Кече Чапур авылында туа.
Мәсәгутовның әнисе — Й.Акчура нәселеннән. Казан сәнгать училищесендә В.Подгурскийда (1954), Киев сәнгать институтында (1960) укый.
1954 елдан Киевта. 1960–1964 елларда Республика реклама идарәсендә, 1965–1967 елларда «Днипро» нәшриятында, 1976–1978 елларда Украина ССР Дәүләт нәшрият комитеты каршындагы Халыкара китап күргәзмәләре һәм ярминкәләр дирекциясендә баш рәссам булып эшли.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).
Украинадагы төрки телле халыкларның республика үзәге рәисе (1989–1992), «Украина–Төркия» Халыкара җәмгыяте президенты (1993 елдан), Украинаның Милләтләр советы рәистәше (1992).
Украина МК каршындагы милләтләр хокукы һәм миграция буенча консультатив совет рәисе (1994).
Р.З.Мәсәгутов. 12 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале эмблемасы. Мәскәү. 1985
12 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең (Мәскәү, 1985) эмблемасы авторы буларак халыкара танылу ала, моның өчен «Тынычлык елы — 1987» алтын медаленә лаек була (Париж, ЮНЕСКО).
Мәсәгутов — китап һәм станлы графика өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Украина язучыларының 400 дән артык китабын (Б.Олейник, М.Божан, И.Драч, Б.Чалый, П.Мовчан, Д.Павлычко, Ю.Буряк, П.Загребельный һ.б.); 1967–87 еллар шигърияте альманахларын, «Украина шигърияте» антологиясен, «Украинаның яшь шигърияте» җыентыгының 10 томын, «Грузия шигърияте» җыентыгының 12 томын, «Борынгы Греция мифлары» җыентыгының 5 томын; А.Блок, В.Маяковский, И.Тургенев, Е.Евтушенко һ.б.; украин һәм татар телләрендә «Муса Җәлил» (Киев, 1988), «Габдулла Тукай» (Казан, 1990) юбилей бүләк басмаларын, «Шан кызы турында риваять» (Әнкара, 1991) һ.б. бизи һәм иллюстрация ясый.
Плакатлар, рәсемле открыткалар һ.б. полиграфия продукцияләре авторы.
Мәсәгутовның сәнгать теле иҗади индивидуальлеккә ия, аның әсәрләренә стильләр төрлелеге (реализм традицияләре, классик рәсем, нәкышь авангарды) хас. Евразия халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм фольклорына мөрәҗәгать итә («Кыпчак даласы», «Роксолана», «Умай алиһә һәм Мамай», «Кенәз Могыт»; «Дала шаманы Чурай»; «Кыпчак кенәзе кызы Туран» һ.б.), пейзаж (графика серияләре — «Украина пейзажы», «Төрек пейзажы», «Парижда бер атна», «Алтын гөмбәзле Киев») һәм портрет жанрларында эшли.
Мәсәгутов әсәрләренә Казан графика мәктәбе традицияләренә нигезләнгән тирән автор стилистикасы (Н.И.Фешин, И.Н.Плещинскийның рәсем осталыгы мирасы), иҗат иреге, бер үк вакытта композициянең конструктив төгәллеге, сәнгать теленең җанлылыгы хас.
Монументаль сәнгать, бизәү сәнгате, дизайн өлкәсендә уңышлы эшли (Бакчасарай шәһәре Сәүдә үзәген бизәү; Керчьта Олимпия спорт сарае бизәлеше һ.б.). Волгоградта Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел тулуга багышланган «Патриот» сәнгать мемориалы проекты авторы, 2005 елдан аны төзү эшләрен җитәкли.
1 нче Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша (Мәскәү, 1977). Шәхси күргәзмәләре: 1977 (Мәскәү), 1978 (Нью-Йорк, Берлин), 1992 (Истанбул), 1995, 2000, 2001 (Киев).
Әсәрләре Украина музейларында, Нью-Йоркта Украинаның хәзерге заман сәнгате музеенда, Төркия, Англия, Франция, АКШта шәхси коллекцияләрдә саклана.
Р.З.Мәсәгутов. «Кырым. Авылда кыш». Төсле графика. Катнаш техника. 2003
Украинаның Н.Островский (1981), В.Касиян (1989), Т.Шевченко (1992) исемендәге республика бүләкләре лауреаты.
«Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнә (1985).
Художники Советской Украины: Энцикл. словарь. Киев, 1981;
Човнова В. Заслуженный художник Украины Р.Масаутов. Киев, 1984;
Лемыш А. Масаутов Р. // Зеркало недели. 1996. 5–12 июня;
Слуцкий Е. Киев златоглавый (Киев в картинах народного художника Украины Р.Масаутова). Киев, 2002.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.