- РУС
- ТАТ
хаттат
XIX йөз ахырында — XX йөзнең 1 нче яртысында яши.
Казанда эшли.
Мәрҗани мәчетенең XX йөз башы уникаль «атаклы шәмаиле» авторы (ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана).
Әсәр пыяла өслектә майлы буяу, алтын һәм көмеш фольга кулланып иҗат ителгән. Шәмаилнең сәнгати кыйммәте Мотаһирны хаттатчылыкны югары профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән талантлы осталар исәбенә кертергә мөмкинлек бирә. Декоратив бизәлеш композициясендә татар халык сәнгатенә хас төрле стильләштерелгән чәчәкләрне борма-борма сузылган сабакка тезү алымы кулланылган; болгарлар заманыннан популяр булган спиральсыман орнамент мотивлары сөлес язуындагы гарәп хәрефләрен органик бизәкли. Аларның михраб уемындагы композициясе чалма сурәте — суфи борадәрлекләреннән берсенең символы белән төгәлләнә. Нур чәчүче чалмадан өстәрәк, күләгәсыман фонда, болгар-татарлардагы «тормыш агачы»ндагы кебек ботаклар белән татар халкы символы буларак танылган лалә мотивы сурәтләгән. Суфичылык йогынтысы шәмаилдә язылган «Кешенең саулыгы — телне саклауда» әйтемендә чагыла; бу сүзләр, тикшеренүчеләр фикеренчә, Нәкышбәндийә борадәрлегенең күңелдән әйтелә торган зикере белән бәйле. Фондагы кара, зәңгәр һәм алтын-сары төсләргә көрән-кызыл төсмер һәм ялтыравык фольга бөрчекләре өстәлү шәмаилнең төсләр тупланмасына нәфислек бирә. Шәмаилнең симметрияле композициясе төрле билге үрнәкләре һәм символик эчтәлек белән бергә аңа серле мәгънә өсти.
Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство Казанских татар. М., 1990;
Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.