- РУС
- ТАТ
график, нәкышьче
1967 елның 25 сентябрендә Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендә туа.
1998 елда Омск педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлый.
Д.Р.Моратов. «Көймә». 1993. М.А.Врубель исемендәге Омск өлкә сынлы сәнгать музее
Постмодернизм юнәлешендә эшли. Моратовның иҗаты сәнгатьнең нәкышь, арт-объект һәм дизайн кебек төрләрендә гәүдәләнә.
Төп әсәрләре: «Көймә» (киндер, майлы буяу, 1993), «Помпеяның соңгы көне» (янгын сүндерү калканы; калай, 1998), «Нью-Йорк күге» (1999), «Көнкүреш астрономиясенең башлангыч курсы» (2000), «Кылычлы бию» (2001), «Шәһәрләрне атау уены» (гофрокатыргы, 2001), «Гольф уйнаучы самурай» (2001), «Che Burashka» (2001), «West is dead» (гофрокатыргы, 2003), «Mickey Mao» (2004); серияле эшләре: «Че» (гофрокатыргы, акрил, 2001–05), «Уятма» (оргалит, принт, 2002), «66 нчы маршрутның 9 тукталышы» графика сериясе (2004), «Без булган җирдә рәхәт» (2006).
Рәссамнарның «Манара», «Хач» ширкәтләре (Омск шәһәре, 1988, 1989), «Хәзерге заман Себер сәнгате» (Варшава, 1991), «Провинциаль модернизм» (Мәскәү, 1993), «Өченче халыкара музей биенналесе» (Красноярск шәһәре, 1999), «Беренче халыкара станок графикасы биенналесе» (Новосибирск шәһәре, 1999), «Себернең йөз рәссамы» (Новокузнецк шәһәре, 2003) күргәзмәләрендә, «Арт-Манеж» (Мәскәү, 2003–2004),«Арт-Конституция» (Мәскәү, 2003), «ARTS-2003» (Мәскәү) халыкара сынлы сәнгать ярминкәләрендә, «Арт-Новосибирск» фестивалендә (2004), хәзерге заман сәнгате биенналесендә һәм халыкара «Ак чәчәкләр» графика биенналесендә (С.-Петербург, 2006) катнаша.
Шәхси күргәзмәләре Омскида (1994, 1995, 1997, 2004), Таллинда (2006) уза.
Әсәрләре Дәүләт хәзерге заман сәнгате үзәгендә (Мәскәү), М.А.Врубель исемендәге Омск өлкә сынлы сәнгать музеенда, «Омск сәнгате» музеенда, Новосибирск, Новокузнецк, Алтай крае, Курган, Сургут сынлы сәнгать музейларында, «Артгентум» (Мәскәү), «Иске шәһәр» (Новосибирск шәһәре) шәхси галереяларында һәм чит илләрдәге тупланмаларда саклана.
1995 елда Моратов Омск шәһәрендә «Күчүм» галереясын оештыра, аның эшчәнлеге шәһәрнең сәнгать тормышында әһәмиятле урын тота.
Д.Р.Моратов. «Казанова». 1990. Шәхси тупланма
Быстрых Н. Символы перехода из одного мира в другой: Опыт субъективной интерпретации картин Дамира Муратова // Вторые омские искусствоведческие чтения: Сб. материалов. Омск, 1998;
Коршунова Н. Галерея быстрого реагирования // Искусство. 2002. № 1;
Муратова Н.В. «Античные» фантазии Дамира Муратова // Памятники археологии и художественное творчество. Омск, 2004;
Сибирский поп-арт: Интервью Дамира Муратова Михаилу Боде // Искусство. 2005. № 4.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.