Биографиясе

1896 елның 3 июле, Сембер (хәзер Ульяновск) шәһәре – 1981 елның 10 октябре, Ленинград.

Казандагы 1 нче реаль училищене тәмамлый (1915). Мәскәү җир төзү институтында укый (1915–1917), шуннан Кызыл Армия сафларына чакырыла.

Демобилизациядән соң 1921–1930 елларда (бүленеп, 1922–1925 елларда Ленинград университеты иҗтимагый фәннәр факультетының археология һәм сәнгать тарихы бүлегендә укый) ТАССР Үзәк музеенда сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре, китапханәче, гыйльми секретарь һәм бер үк вакытта ТАССР Халык мәгариф комиссариатының музей бүлегендә гыйльми секретарь.

1927, 1928, 1930 елда Шәрык архитектурасы һәм сәнгате ядкәрләрен өйрәнү өчен Урта Азиягә сәфәр кыла. 1930–1932 елларда Бохарада музей төзелеше белән шөгыльләнә, бер үк вакытта Бохара педагогика институтында укыта.

1932 елдан Ленинградта яши. Рус музеенда графика бүлеге мөдире, бер үк вакытта 1936 елдан СССР Халык комиссарлары советы каршындагы Сәнгать эшләре комитетының Дәүләт сатып алу экспертлык комиссиясе әгъзасы була (1948 елда бетерелгәнчегә кадәр).

Ленинград блокадасы вакытында (1941–1944) рәссамнар остаханәләрендәге һәм шәхси тупланмалардагы сәнгать әсәрләрен Рус музеена тапшырып, аларны саклап калуга булышлык итә. 1942–1948 елларда «Искусство» нәшриятының Ленинград бүлегендә өлкән мөхәррир. 1950–1960 елларда СССР Сәнгать академиясенең фәнни-тикшеренү институтында директор урынбасары.

И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтында, В.И.Мухина исемендәге Ленинград югары нәфис сәнәгать училищесендә укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1943).

Татарстандагы эшчәнлеге

П.Е.Корниловның күптөрле һәм гаять нәтиҗәле эшчәнлеге 1920 елларда Татарстандагы сәнгать белеменә һәм музей эшенә ныклы нигез сала.

ТАССР Үзәк музееның фәнни хезмәткәре буларак, ул музей тарихында беренче тапкыр борынгы рус сәнгате бүлеген оештыра. Моның өчен хакимият тарафыннан Казан чиркәүләре һәм соборлары ябылган вакытта музейга тапшырылган күпсанлы сәнгать әсәрләрен (иконалар, чигелгән әйберләр, вак пластика) барлап-ачыклап чыга.

Казанда күренекле Мәскәү һәм Петербург рәссамнарының (П.А.Шиллинговский, К.А.Богаевский, Д.И.Митрохин, В.Д.Замирайло, Е.С.Кругликова, В.А.Фаворский, К.Ф.Юон, И.Ф.Рерберг, И.Н.Павлов, А.П.Остроумова-Лебедева, Г.К.Лукомский, Г.С.Верейский, С.И.Лобанов) әсәрләреннән күргәзмәләр оештыра; әлеге күргәзмәләргә каталоглар төзи, аларда катнашырга Мәскәү һәм Ленинградтагы әйдәп баручы сәнгать белгечләрен чакыра.

1920 елларда П.Е.Корнилов Петроград библиофиллары җәмгыятенең гамәлгә куючысы-әгъзасы һәм Ленинград экслибристлар җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы булып тора, аның утырышларында Казан китап ядкәрләренә багышланган докладлар белән даими чыгышлар ясый. Октябрь революциясеннән соңгы беренче унъеллыкта Казанда басылган сәнгать әсәрләрен тикшерә, «10 ел эчендә Казанның сәнгать басмалары – 1917–1927» (Казан, 1927), графика остаханәсе әгъзалары арасында экслибриска карата кызыксыну уята, экслибрис күргәзмәләрен оештыра һәм аларның җыентыкларын бастыра.

П.Е.Корнилов Казан график-рәссамнарның «Всадник» берләшмәсенең беренче историографы була, әйдәп баручы осталарның – Н.С.Шикалов, М.А.Андриевская, И.Н.Плещинский, К.К.Чеботаревның күргәзмәләрен оештыра.

Провинцияләрнең сәнгать культурасын, халык арасында аз билгеле һәм онытылган осталарның иҗатын өйрәнүгә лаеклы өлеш кертә, бу Идел буе рәссамнарының сүзлеген төзү максатында киң планда уйланылган, гомере буе алып барылган күпьеллык хезмәтенең бер өлеше була. Аның рәссамнар А.Н.Ракович, В.Г.Худяков, Р.А.Ступин, М.П.Коринфский, Д.И.Архангельский, А.И.Трапицынның Казан чоры иҗатына багышланган очерклары хәзерге көнгә кадәр әһәмиятләрен югалтмый.

П.Е.Корнилов борынгы истәлекләрне саклау һәм өйрәнү белән шөгыльләнә, Казанда узган 1 нче Урта Идел буе музей конференциясендә катнаша, музей төзелешенә өлеш кертә. Казандагы һәм Тәтештәге иконография сәнгатен, болгар ядкәрләре торышын өйрәнә, беренче булып Казандагы зиратларның архитектура-сәнгати халәтен, XVIII йөз ядкәре – «Тверь» галерасын һәм башкаларны тикшерә. Казан архитектура-сәнгать остаханәләре, Тәтеш музейларындагы коллекцияләрнең торышын тасвирлый.

1927 елда И.И.Шишкинның 100 еллык юбилеен үткәрү буенча Казанда рәссамның мирасын өйрәнү максатында планлы эшләр башкару үзәген һәм Алабугада аның мемореаль музеен төзүне оештыру комитетын җитәкли.

П.Е.Корнилов республикада редакцияләү-наширлек эшен үстерүгә зур өлеш кертә: күргәзмәләрнең музей каталогларын бастыра, «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете» журналының библиография бүлеген алып бара.

П.Е.Корнилов – танылган совет коллекционерларының берсе, XVIII–XIX йөзләр рус рәссамнарының графика һәм нәкышь әсәрләре коллекциясен туплый, берничә тапкыр үз тупланмасындагы әсәрләрне Казан музейларына һәм китапханәләренә бүләк итә.

1920 елларда Корниловның гомумроссия кысаларында өлкәнең сәнгати мирасы белән фәнни кызыксынуы аеруча көчәя, хәзерге заман сәнгатен һәм нәширлек эшен үстерүгә ярдәм итә.

Хезмәтләре

Охрана памятников ТССР (1917–1927). Казань, 1928.

Казанский плакат. Казань, 1929.

Изучение искусства деревни Татарстана. Казань, 1930 (автордаш).

И.И.Шишкин – мастер офорта. Казань, 1945.

Арзамасская школа живописи. Л., 1949.

Әдәбият

Краткий список печатных работ П.Е.Корнилова / сост. Н.Е.Яковлева. Казань, 1946.

Ключевская Е.П. «Знать прошлое, дабы строить настоящее...» // Татарстан. 1996. № 12.

Ключевская Е.П. Петр Евгеньевич Корнилов – знаток и коллекционер экслибриса // Краеведческие среды: материалы заседаний 2003 г. Казань, 2004. Вып. 4.

Каргалова Т.А. П.Е.Корнилов как заведующий библиотекой Центрального музея Татреспублики // Дьяконовские чтения: материалы 2001 г. Казань, 2001.

Автор – Е.П.Ключевская