Эчтәлек

1925 елның 30 октябре, Красноярск краеның Курагинск районы Берёзовка авылы — 1996 елның 15 феврале, Казан.

Кострома өлкәсенең Красносельск металларны нәфис эшкәртү техникумын (1948), Мәскәү полиграфия институтын (1964) тәмамлый.

1949 елдан Казанда яши һәм эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

1960–1970 елларда Татарстандагы әйдәп баручы графикларның берсе, линогравюра өлкәсендәге «кырыс стильдә» иҗат итүчеләрнең талантлы вәкиле.

Эстампларда зур форматка, героик-революцион тематикага («Революция», «Күтәрел, ләгънәт ителгән! (1905 ел)» триптихлары, икесе дә — линогравюралар, 1967), космосны яулау темасына («Башка планеталарга — тормыш!», «Йолдызларга», икесе дә — линогравюралар, 1967) мөрәҗәгать итә.

Акварель, гуашь, темпера техникасы белән жанрлы композицияләр, натюрмортлар, пейзажлар тудыра, аларда рәссам дөньяны лирик планда кабул итүче үзенчәлекле талант иясе буларак ачыла — «Виноград тәлгәше» (гуашь, 1968), «Балерина» (акварель, 1970), «Кыш» (гуашь, 1972) һ.б. 1960 еллар уртасыннан Киселёва — Казандагы «Агитплакат» остаханәсендә иң актив рәссамнарның берсе, тарихи-революцион һәм сәяси плакат жанрларында эшли, күргәзмәләр өчен һәм театр, концерт афишалары иҗат итә.

1960 еллар ахырында «Г.Тукай исемендәге премия лауреаты», «ТАССРга 50 ел» һ.б. истәлек һәм бүләк медальләре ясый.

1960–1970 елларда республикада монументаль-декоратив сәнгатьнең күп кенә яңа төрләренең үсеш алуында башлап йөрүче була. Киселёва интерьерларны бизәүдә металлга чүкеп бизәк төшерүне кулланылышка кертә — Казандагы Химиклар мәдәният сарае (1969), Яшел Үзәндәге мәдәният сарае (1971–72) интерьерларындагы декоратив композицияләр.

Ригада өйрәнгән техниканы кулланып, Казанда, беренчеләрдән булып, витражлар эшли башлый. 1970 еллар башында Киселёва гипска уеп бизәк төшерүгә мөрәҗәгать итә (Казан мәдәният институты фойесындагы (1971) һ.б. декоратив композицияләр).

1970–1980 елларда ул гамәли һәм сәнәгый графика өлкәсендә, товар төрү дизайны, реклама афишалары, сувенир значоклар, чакырулар, Яңа ел һ.б. бәйрәм билетларын ясау юнәлешендә күп эш башкара.

Республика, төбәк, бөтенроссия һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә (1957 дән) катнаша.

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, А.М.Горькийның Әдәби-мемориаль музеенда (Казан), Әлмәт картиналар галереясында саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Искусство Совет­ской Татарии: Живопись. Скульптура. Графика. М., 1978;

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984.   

Автор — О.Л.Улемнова