Биографиясе

1926 елның 2 апреле, Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылы — 1995 елның 25 октябре, Казан.

Свердловск сынлы сәнгать училищесендә укый (1942–1944), Бөек Ватан сугышы елларында «Окна сатиры» өчен плакатлар ясый.

1945 елдан Казанда. Татарстан китап нәшриятында бизәүче рәссам (1948–1970). 1950–1953 елларда Совет Армиясендә, күптиражлы армия газеталарында рәссам. 1953–1959 елларда «Комсомолец Татарии», «Советская Татария», «Правда», «Комсомольская правда», «Советская Россия» газеталарында, «Чаян» журналында рәссам. Казан «Агитплакат»ы белән хезмәттәшлек итә (1961–1970), «Чаян» журналында баш рәссам (1970–1982).

Журналистлар берлеге (1968), Рәссамнар берлеге (1974) әгъзасы.

Иҗаты

И.С.Хантемиров. «Көньяк Африка Республикасында» («Мин монда шушы номер өчен генә килдем»). 1973 ел

Сатирик графика остасы буларак китап иллюстрациясен, агитация плакатын, газета графикасын үстерүгә зур өлеш кертә. Сәясәт (халыкара) һәм көнкүреш темаларына үткен характерлы гротеск һәм юморлы карикатуралар авторы.

Татарстан китап нәшрияты, Воениздат һәм Иркутск дәүләт нәшриятларында басылган китапларга иллюстрацияләр ясый (тушь, акварель, карандаш): К.Ушинский «Хикәяләр» («Рассказы», 1948), М. Горький «Әкиятләр» («Сказки», 1949), Ә.Ерикәй «Язгы күкрәү» (1949, автордаш М.Рәхимов), И.Кычаков һәм А.Чмыхало «Хакас әкиятләре» («Хакасские сказки», 1952), А.Гайдар «Кайнар таш» («Горячий камень», 1959). С.Михалков «Стёпа агай» («Дядя Стёпа», 1959), И.Нуруллин «Тукай турында хикәяләр» (1965), А.Фадеев «Яшь гвардия» («Молодая гвардия», 1965). «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» (1966), «Татар елмаюлары» (1969) һ.б.

1955 елдан «Татарстан рәссамнарының сатирик графикасы» (Мәскәү, 1963), Татарстан рәссамнарының ТАССРның 60 еллыгына багышланган әсәрләре (Мәскәү, 1980–81), төбәкара — «Зур Идел» (1980), бөтенсоюз «Ут сызыгында» (Мәскәү, 1971), халыкара «Сатира тынычлык өчен көрәштә» (1969, 1973, 1977), «Дөнья көлгәнгә күрә исән калды» сатира һәм юмор (Болгария, Габрово шәһәре, 1973, 1977), «Чили халкына азатлык!» (Мәскәү, София, 1973–1974) күргәзмәләрендә катнаша.

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнагать музеенда, ТР Милли музеенда, Әлмәт шәһәре картиналар галереясында, Габроводагы Сатира һәм юмор музеенда саклана.

Медаль белән бүләкләнә.

И.С.Хантемиров. «Яшь чагында утырып калыйк – картайгач басып торырга өлгерербез әле». 1971 ел

«Чаян» журналы

Әдәбият

Художники «Чаяна». Л., 1960; 

Художники «Чаяна». Цепкой клешнёй. Л., 1963; 

Стыкалин С., Кременская И. Советская сатирическая печать. 1917–1963. М., 1963; 

Елькович Л. На линии огня. К., 1977; 

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984; 

Большая энциклопедия карикатуры. М., 2008.