- РУС
- ТАТ
гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы, дизайнер
1957 елның 5 августында Арча районы Яңасала авылында туа.
Мәскәү җиңел сәнәгать технология институтының күн эшләнмәләр конструкцияләү бүлеген тәмамлый (1983 ел).
1978 елдан Арча милли аяк киемнәре фабрикасында модельер, баш рәссам (1983–1986 еллар), баш инженер (1986–1987 еллар) һәм Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе генераль директоры булып эшли (1987–1999 еллар); 1999 елдан Биектау районының Дөбъяз авылында урнашкан халык сәнгати кәсепчелеге предприятиесе статусындагы, күннән традицион технология белән кулдан эшләнмәләр җитештерүче «Экоскин» ҖЧҖ директоры.
Күнне сәнгатьле эшкәртү өлкәсендә тәүге профессиональ рәссамнарның берсе, аяк киемнәре һәм күн әйберләр буенча конструктор-технолог.
Каюлы күннән хатын-кыз һәм ир-ат читекләре, туфлиләр, диван мендәрчекләре, йорт җиһазы тышлыклары, дивар паннолары, бүләк җыелмалары (читек, букча, янчык һәм портмоне) үрнәкләрен эшли.
Элек күнне тишү өчен кулланылган кылларны машина инәсе белән алыштырып, кулдан чигү технологиясен камилләштерүче авторларның берсе.
Аяк киеме үрнәкләрен эшләгәндә И.Х.Гайнетдинов каюлы күннең татар халкында XVIII йөз – XIX йөз уртасында аеруча үсеш алган традицияләренә мөрәҗәгать итә, төсләрне һәм табигый буяуларны гармоник рәвештә яраклаштырып, аларның классик гаммасын киңәйтә, шулай ук җөйсез читекләр эшләү технологиясен үстерә.
Каюлы бизәкләрне стильләштереп, И.Х.Гайнетдинов бизәк композициясен яңа декоратив детальләр һәм алтынсу, аксыл-көрән, чия-көрән, зөбәрҗәт-яшел, күксел-зәңгәр һәм башка төсләр белән баета (кара Каюлы күн).
Казанда узган 1 нче республика гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсендә (1983 ел), Г.Тукайның 100 еллыгына багышланган татар гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсендә (Казан, 1986 ел), «Зур Идел» (1985, 1991 еллар) төбәк күргәзмәләрендә, С.Кузьминых һәм С.Гарбузова белән уртак күргәзмәдә (Ленинград, 1990 ел), халык сәнгати һөнәрләре һәм гамәли бизәлеш сәнгате эшләнмәләренең республика күргәзмә-конкурсларында (Казан, 2001–2002 еллар, 2002 елда – 2 нче бүләк) катнаша.
Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, «Туран» фондында саклана.
Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е - начало 1990-х гг.). Казань 1995.
Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.