Биографиясе

1940 елның 1 апреле, Оренбург өлкәсенең Октябрь районы Биккол авылы — 2012 елның 12 июле.

Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый (1968).

1970 елдан Уфада: 1976 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтында (хәзер М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт пед университеты), 1976–1981, 1987–1990 елларда сәнгать-графика бүлеге деканы, 1981–1983 елларда сынлы сәнгать кафедрасы мөдире.

1985–1987 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге Сәнгать фондының Башкортстан бүлеге директоры.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1997).

Иҗаты

Фәткуллин — басма графика остасы (линогравюра, офорт, акватинта, тушь), «Оренбург шәле» (1968), «Татар язучылары портретлары» (Г.Тукай, М.Җәлил, М.Кәрим, М.Гафури, Акмулла, 1982), станлы серияләре «Авылым» (1968–91), «Бабам өе» (1970), «Яз» (1980), «Тракторчы» (1984) рәсемнәре, пейзаж, портрет жанрындагы акварельләр («Хатыным портреты», 1975), китап һәм газета иллюстрацияләре авторы.

1990 еллардан агачка уеп бизәк ясау һәм скульптура сәнгатенә мөрәҗәгать итә, тоныкландыру, балавыз һәм лак белән каплау ысулларын куллана. Тематик жанрдагы дивари һәм күләмле-фәзаи композицияләр, символик-аллегорик образлар барлыкка китерә: «Су юллары» (1994) диптихы, «Хәзрәт», «Тәңре» (икесе дә — 1998), «Тукай иле» сериясе («Кырлай», «Шагыйрь» һ.б., барысы 30 га якын эш. 1994– 1996), «Рудольф Нуриев» («Парлы очыш», «Күтәрү» һ.б.; 1990–97), «Пушкиниана» («Эпиграмма», «Музалар» һ.б.; 1998).

Уеп ясалган эшләрендә Фәткуллин татар мифологиясен, фольклорын, Шәрекъ сюжетларын үзенчә аңлата: «Гасыр тузаны», «Курай моңы», «Нәфисә» (барысы да — 2006), «Пар ат», «Мең дә бер кичә» (икесе дә — 2008), «Шүрәле» (2011) һ.б. Аның композицияләре нәфис формалары белән аерылып тора. Фәткуллинның уеп ясалган үтә күренмәле челтәрләре кайвакыт көзгеләр белән тулыландырыла («Шәмаил», «Вена урманы әкиятләре» декоратив ширмасы, 1990 еллар һ.б.). Агачтан рельефлы дивар көзгеләре, трюмолар ясый («Мәктәп», 1999; «Әңгәмә», 2000; «Күкләрдә», 2007; «Умырзая», 2010).

1968 елдан күргәзмәләрдә төбәк — «Социалистик Урал» (Уфа, 1974), «Зур Урал осталары» (Курган, 1998) күргәзмәләрендә, бөтенроссия педагог рәссамнар күргәзмәләрендә (Мәскәү, 1977, 1987), төбәкара бөтентатар «Татарт» күргәзмәсендә (Санкт-Петербург-Казан, 1991), «Шүрәле һәм Мин» күргәзмәсендә (Казан, 2011) катнаша. Шәхси күргәзмәләре Уфада (1996–2000, 2010, 2011, 2017), Мәскәүдә (2002), Нефтекамскида (2005), Казанда (2007), Бөредә (2009) уза.

Картиналары Башкортстан Республикасы М.В.Нестеров исемендәге Башкорт Дәүләт сәнгать музеенда, «Урал» галереясында (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Бөтенроссия гамәли-бизәлеш һәм халык сәнгате музеенда (Мәскәү) һ.б. саклана.

Әдәбият

Ахмерова К. Богат талантами Урал // Рампа. 1998. № 12; 

Рустям Фаткуллин // Тулпар. 1999. № 5; 

Фенина Э.П. Художники Башкортостана. ХХ век. Уфа, 2002; 

Янбухтина А. Художественный дуэт // Рампа. 2002. № 12.

Автор — Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова