- РУС
- ТАТ
Зилфәт Габдерәүф улы Басыйров. Сынчы, график, Башкортстанның халык рәссамы (2000)
1927 елның 15 сентябре, Актаныш районы Иске Кормаш авылы – 2000 елның 21 ноябре, Уфа шәһәре.
Түбән Тагил шәһәрендә Урал гамәли сәнгать училищесенең скульптура бүлеген (1955), Мәскәү җирле сәнәгать технология институтының сынлы сәнгать факультетын (1962) тәмамлый.
Пермь өлкәсенең сәнгать эшләнмәләре предприятиеләрендә эшли (1955–1959). 1962–1965 елларда В.М.Васнецов исемендәге Абрамцево сәнгать-сәнәгать училищесендә рәсем укытучысы, директор урынбасары була. 1965 елдан Уфада яши.
Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968) һәм идарәсе рәисе (1985–1987), РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (1987–1992), бер үк вакытта Уфа нефть институтының архитектура кафедрасы укытучысы (1977–1981).
Монументаль һәм станлы сынлы сәнгать өлкәсендә Башкортстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан. Башкортстанда куелган утызлап һәйкәл (Дүртөйле авылында, «Дүртөйле чибәрләре», 1974; Октябрь поселогында «Девон нефтен ачучылар», 1976; Солтанморат авылында «Галимҗан Ибраһимов», 1987 һ.б.), Башкорт опера һәм балет театры бинасы фасадындагы «Терпсихора» һәм «Евтерпа» декоратив сыннары, Үзбәкстанда, Белоруссиядә, Пермь өлкәсендә һәм Татарстанда куелган монументаль сыннар (М.Ардуанов сыны, 1990; Иске Кормаш авылында Мөгаллим Дәүләтьяров истәлегенә мемориаль такта, 1993; Түбән Кама шәһәрендә Бакый Урманче һәйкәле, 1998); станлы портретлар («Айгөл», 1969; «Кинҗә», 1974; «Романтиклар», 1977 һәм 1984; «Акмулла» 1990; «Сөембикә», 1997); ялангач натура композицияләре («Су кызы», 1975; «Су коенучы кыз», 1983; «Алтынчәч», 1987; «Камышкай», 1994) һәм 1990 елларда татар фольклорына нигезләнеп вак пластика жанрында таштан, бронза, агач, алюминий һәм бакырдан ясалган композицияләр авторы.
Басыйровның графикасы тушь, күмер, каләм, пастель һәм акварель техникасы белән башкарылган жанрлы композицияләрдән һәм пейзажлардан гыйбарәт («Автопортрет», 1968; «Переслав әкияте», 1971; «Акмулла портреты», 1981; «Урман кызы», 1995 һ.б.).
Басыйров – авторлык каталогында басылып чыккан шигырьләр (Уфа, 1998), «Мин үземнең әсәрләремне ничек иҗат иттем» дигән биографик очерклар авторы.
1988 елда Басыйровның туган ягында йөздән артык әсәре (сыннар һәм графика) куелган даими күргәзмәсе ачыла, шулай ук әсәрләре Уфаның М.В.Нестеров исемендәге сәнгать музеенда, Көңгердәге туган якны өйрәнү музеенда (Пермь өлкәсе) һ.б. саклана.
Бөтенсоюз («Хезмәткә дан», Мәскәү, 1976), бөтенроссия («Туган ил буйлап», Мәскәү, 1972; «Совет Россиясе», Мәскәү, 1975), төбәкара («Социалистик Урал», 1971, 1974, 1979, 1985, 1991) һәм республика (Уфа) күргәзмәләрендә катнаша.
Шәхси күргәзмәләре Уфада (1978, 1987, 1992, 1998), Березники шәһәрендә (Пермь өлкәсе, 1992), шәһәр тибындагы Актаныш поселогында (1994, 1997) уза.
«Почет билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. М.Акмулла исемендәге республика бүләге лауреаты (1992).
Пикунова Г. Песня о Башкирии // Художник. 1969. № 4.
Басыров Зильфат Рауфович // Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1970. Т. 1.
Сухова Л. Заслуженный художник БАССР Зильфат Басыров. Скульптура, графика: Каталог. Уфа, 1978.
Янбухтина А. О людях Башкирии // Художник. 1978. № 8.
Асадуллина А. Известный скульптор Зильфат Басыров // Аманат. 1993. № 7.
Зильфат Басыров. Скульптура, графика, поэзия. Уфа, 1998.
Художники Башкортостана. XX: Справочник. Уфа, 2002.
Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.