Биографиясе

1924 елның 4 августы, Архангельск шәһәре – 2000 елның 19 марты, Казан шәһәре.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1954), Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтында белем ала (1954–1955).

1950 елдан Казанда. ТАССР Сәнгать фондында эшли (1959–1989). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

1960–1990 елларда әйдәп баручы татар сынчыларының берсе. Станлы портретлар, һәйкәлләр, мемориаль корылмалар авторы; портретлар, әкият-фольклор һәм тарих темаларына гипстан, агач, мәрмәр, бронза, бакыр, граниттан композицияләр иҗат итә.

Бәшировның таланты сынлы портрет жанрында аеруча ачык чагылыш таба. Әлеге әсәрләрдәге образлар чишелешенә психологик характеристиканы һәм оригиналь композицияне берләштерүче бөтенлек хас («Гражданнар сугышында катнашкан С.А.Копылов», 1964; «Советлар Союзы Герое М.Девятаев», 1966; «Рәссам М.Усманов», 1972; «Колхоз көтүчесе», 1979, «Тукай», 1982 һ.б.).

1960–1970 елларда станлы бизәлеш әсәрләре иҗат итә: «Ай кызы» (1965 һәм 1979); «Безнең сугышчан яшьлек» (1974); «Бабай» (1979). Бәширов Җәлил посёлогында куелган М.Җәлил (1964), Нур Баян исемендәге колхозда куелган шагыйрь Нур Баян (мәрмәр, 1968), РСФСРның атказанган укытучысы Е.Г.Ласточкина (Казандагы аның исемендәге мәктәптә, бетон, 1973), ТАССР Эчке эшләр министрлыгы интерьерындагы Ф.Э.Дзержинский (гипс, 1979) һәйкәл-бюстлары; Алабуга шәһәрендә һәм Лаеш эшчеләр посёлогында, Татарстанның башка районнарында һәм шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләр (Г.А.Зяблицев белән берлектә, 1970 еллар), Казандагы биналарның диварларында Т.Гыйззәт, С.Садыйкова, Н.И.Якушенко (1997), Р.Г.Нәҗметдинов, А.П.Курынов (1995–1998) истәлегенә урнаштырылган мемориаль такталар авторы.

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз («Тынычлык сагында», «Туган ил сагында», Мәскәү, 1965; 1973), төбәкара («Зур Идел», 1970; 1980 һ.б.) күргәзмәләрдә, 16 автономияле республика күргәзмәсендә (Мәскәү, 1971), Санкт-Петербургта «ТАТАРТ» күргәзмәсендә (1991) катнаша.

Шәхси күргәзмәсе Казанда 1984 елда була.

Әсәрләре тупланмасы

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Искусство автономных республик Российской Федерации. Л., 1973.

Червонная С.М.Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.Е.Ильина