Тавыш көчәйткечнең һавадагы акустик тирбәнешләре теләсә кайсы радиотапшырулар (тавышка күчерүче) трактының (элемтә линиясе) соңгы звеносы булып тора.

Россиядә тавыш көчәйткечләр нең беренче үрнәкләре Казан уйлап табучысы А.В.Дикарёв тарафыннан тәкъдим ителә, аның җитәкчелегендә 1921 елда Казанда эшләнә һәм 1921 елның 1 маена шәһәрдә урнаштырыла. Аннары Казанда эшләнгән тавыш көчәйткечләр 1921 елның 22 июнендә Мәскәүдәге алты мәйданда урнаштырыла, шулай итеп Россиядә беренче радиотрансляция челтәренә нигез салына. Тавыш көчәйткечләр Радиотелеграф оешмаларының Казан базасында  эшләп чыгарыла.

1922 елның язында алар массакүләм ратиотапшырулар алып бару өчен дә киң файдаланыла.