- РУС
- ТАТ
Рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
1960 елның 25 апрелендә Новосибирск шәһәрендә туа.
Казан сәнгать училищесын (1979), В.И.Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесын (1984) тәмамлый.
Иҗаты музей экспозицияләрен һәм төрле интерьерларны дизайн-проектлауга, рәсем сәнгате, графика, катнаш техникаларда эшләүгә багышлана.
Әсәрләре Казан, Мәскәү, Россиянең башка шәһәрләре, чит илләр (Голландия, Бельгия, Италия, АКШ) күргәзмәләрендә күрсәтелә.
СССР Рәссамнар берлеге (1988), РФ һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы.
"Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл" сәнгать-пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (авторлар коллективы составында, 2016).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.