Биографиясе

1926 елның 25 сентябре, Башкортстан Республикасының Туймазы районы Кәлшәле авылы – 1987 елның 23 феврале, Уфа шәһәре.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Уфа сәнгать училищесенең сынлы сәнгать бүлеген тәмамлаганнан соң (1955), Октябрьск шәһәрендә яши, 1960 елдан РСФСР Сәнгать фондының Башкортстан иҗади-җитештерү комбинатында эшли. 1975 елда Уфага күчеп килә.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1963).

Иҗаты

Пейзаж, тарих һәм көнкүреш жанрларындагы картиналар остасы, портретлар һәм натюрмортлар авторы.

Эзлекле рәвештә реалистик нәкышь сәнгате традицияләрен үстерә һәм бу иҗат юнәлеше Уралның эпик пейзажларын эшләгәндә («Кызыл йорт», 1966; «Фермада яз», 1972; «Нарыш тау иртәсе», 1973; пейзажлар циклы – «Туган як көзе», 1985–1986; «Кышкы пейзаж. Уфа», 1982), халык герое образын сурәтләгәндә («Салават Юлаев», 1959; «Тыл солдаты», 1974; «Игенче», 1973; «Акмулла», 1984; «Ш.Төхфәтуллин портреты», 1975 һ.б.); документаль һәм биографик яктан төгәллек сакланган тарихи вакыйгаларны һәм персонажларны романтик-мәһабәт пейзажлар фонында тасвирлаганда («Л.Н.Толстой Башкортстан далаларында», 1978; «В.И.Ленинның Яхъя Тукаев хуторында бертуган Носковлар белән очрашуы», 1985; «Г.Тукайның Уфада М.Гафури белән очрашуы», 1986; «А.С.Пушкин Белогорск крепосте янында», 1986) ачык чагыла.

Нәкышь үзенчәлеге якты яңгырашлы төсләр байлыгыннан, кояш һәм күләгә колоритының контрастлыгыннан, декоратив образлылыктан гыйбарәт.

Күргәзмәләре

«РСФСР автономияле республикалары рәссамнарының әсәрләре күргәзмәсе»ндә (Мәскәү, 1971), «Социалистик Урал» (Төмән, 1980), «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел» (Мәскәү, 1995) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Октябрьский шәһәрендә (1976), Уфада (1971 һәм 1996) күрсәтелә.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге сәнгать музеенда (Уфа шәһәре), Миасс шәһәренең төбәкне өйрәнү музеенда, Башкортстанның Кыргыз-Миякә поселогындагы Акмулла музей-йортында, Казандагы Г.Тукай музеенда, Техника йорты музеенда һәм Башкортстан берләштерелгән музееның Октябрьск шәһәрендәге филиалында, шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бүләкләре

Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Хафизова Д. Кыюларның берсе // Башкортостан кызы. 1995. № 5.

Сафуанов С. Туган җирнең якты буяулары // Тулпар. 1996. № 5.

Фәткуллин Ф. Шигъри җанлы рәссам // Баш очымда кош сайрады. Уфа, 1999.

Художники Советской Башкирии: Справ. Уфа, 1979.

Амир Арсланов. Живопись: Каталог выставки. Уфа, 1988–1989.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова