Сәнгать формасының эреләндерелгән булуы, аерым архитектоник һәм төсле төзелеше белән аерылып тора. Монументаль сәнгать әсәрләренә нинди дә булса тарихи вакыйгаларны билгеләп үтү өчен төзелгән архитектура истә­лек­ләре һәм корылмалары; скульптур, мозаикалы (кара Мозаика, Скульптура) бизәлешле торак һәм җәмәгать биналары (кара Нәкышь сәнгате); күренекле җәмәгать эшлеклеләренә, сугышчыларга, әдәбият һәм сәнгать вәкилләренә, галимнәргә багышланган монументлар; бакча-парк скульптурасы керә. Монументаль сәнгать әсәрләре еш кына архитектура белән синтезда корыла.

Татарстан территориясендә монументаль сәнгать истәлекләре

Татарстан территориясендә сакланып калган болгар-татар корылмалары (кара Болгар бизәлеш сәнгате, Алтын Урда сәнгате, Татарстан архитектурасы) монументаль сәнгатьнең иң борынгы истәлекләренә карый.

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан монументаль сәнгать төбәктә рус архитектурасы истәлекләрендә үсеш ала. Иң беренче, борынгы традицияләргә туры китереп һәм мәгълүм вакыйгаларның билгеләнеп үтелүе уңаеннан, чиркәүләр һәм монастырьлар төзелә, мәсәлән, 1579 елда Казан Мәрьям Ана иконасы табылган урында төзелгән Казан Богородица хатын-кызлар монастыре һ.б.. Шулай ук монументаль нәкышь ядкәрләре — дини темаларга багышланган фрескалар да чиркәүләр белән бәйләнгән (Зөядә сакланып калган тиңдәшсез XVI йөз үрнәкләре).

XVIII йөздә Казанда Петропавел соборы, император Екатерина II килү хөрмәтенә сыннар белән һәм уеп бизәлгән триумфаль аркалар төзелә (сакланмаган).

XIX йөздә монументаль сәнгатьнең яңа төр әсәрләренә күчеш сыйфатлары күзәтелгән мемориаль корылмалар барлыкка килә: тулы фигуралы сыннар, портрет бюстлар, обелисклар һ.б. Мәсәлән, 1813–1823 елларда Казанны алганда һәлак булган Иван IV сугышчылары каберлеге урынында архитектор Н.Ф.Алфёров проекты буенча дүрт яктан дорик порталлары һәм киң баскычлары булган, кисек пирамида рәвешендәге һәйкәл куела (кара Рус гаскәрләре һәйкәл-төрбәсе). 1847 елда Казан университетының ишегалдында скульптор С.И.Тальберг башкаруында Г.Р.Державинга һәйкәл куела. 1931 елда ул сүтелә, 2003 елда скульптор М.М.Гасыймов тарафыннан кабат торгызыла һәм яңа урынга — Лядский бакчасына куела.

1888 елда традицион триумфаль капкалар формасында архитектор И.П.Котелов проекты буенча Казан дары заводының 100 еллыгы хөрмәтенә Юбилей аркасы — «Кызыл капка» корыла. 1895 елда Казанда шәһәр думасы урнашкан бина каршындагы мәйданда скульптор В.О.Шервуд проекты буенча Император Александр II һәйкәле ачыла (һәйкәл өчен челтәрле рәшәткәне Чабакса осталары әзерли). 1896 елда скульптор М.Л.Диллон проекты буенча тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган Лобачевский Н.И. һәйкәле Казанда XIX йөзгә караган портрет бюсты үрнәге булып тора.

Совет чоры монументаль сәнгате

1917 елдан соң монументаль сәнгать Ленинның монументаль пропаганда планы һәм РСФСР ХКСның 1918 елның  12 апрелендә игълан ителгән «Патшалар һәм аларның ялчыларына куелган һәйкәлләрне урыннарыннан алып, Россия Социалистик Революциясе һәйкәлләре проектларын эшләү турында»гы Декреты буенча үсә. 1920 елларда Казанда вакытлы (гипстан) монументлар — 1 нче Май мәйданына «Эшче-металлист» (император Александр II һәйкәле алынган пьедесталга) һәм Иске татар бистәсендәге Юнысов мәйданына скульптор В.С.Богатырёв иҗат иткән М.Вахитов бюсты куела.

1924 елда Николай бакчасы Ленин бакчасы итеп үзгәртелә, аның түбәнге һәм өске өлешләре архитектор Ф.П.Гаврилов проекты буенча әзерләнгән монументаль баскыч белән берләштерелә. 1925 елда әлеге бакчаның югары өлешендә В.И.Ленинның тулы фигуралы һәйкәле урнаштырыла (скульптор Н.И.Шильников, архитектор Ф.П.Гаврилов). 1920 елларда Казан шәһәре башкарма комитетының утырышлар залы өчен В.И.Ленин һәм К.Маркс портретларын эшләгән Н.И.Фешин; П.П.Беньков, К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова һ.б. рәссамнар станлы нәкышь чаралары ярдәмендә интерьерлар бизиләр.

1930 елларда Казанда монументаль сәнгать өлкәсендә «Динамо» стадионы капкасын бизәп торучы «Ядрә ыргытучы» һәм «Теннисчы кыз» фигураларын, Киров (хәзер Мәскәү) урамындагы бакча фонтаны өчен Җир шарын күтәреп торучы өч эшче фигурасыннан «Интернационал» аллегорик композициясен иҗат иткән скульптор С.С.Ахун эшли. 1934 елда Куйбышев мәйданында (хәзер Тукай мәйданы) Н.Э.Бауманга (скульптор И.А.Менделевич, архитектор Ә.Г.Бикчәнтәев) һәйкәл куела; 1937 елда ул Н.Ершов урамындагы Ветеринария институты бинасы янына күчерелә.

Спас, Чистай, Минзәлә шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Бондюг посёлогында (хәзер Менделеев шәһәре), район үзәкләрендә Гражданнар сугышында һәлак булганнарның исемнәре язылган һәйкәл-обелисклар, стелалар барлыкка килә. Сугыштан соңгы елларда монументаль сәнгать үсешенең яңа этабы башлана. Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә, тарихи вакыйгалар һәм күренекле шәхесләр турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү белән бергә, күп кенә кварталларны бизәүче монументаль скульптура да киң тарала. 1950 елларда В.И.Ленинның күпсанлы һәйкәлләре барлыкка килә. Аларның кайберләре хәзер дә сынлы сәнгать әсәрләре буларак әһәмиятле: Казанның Ирек мәйданындагы Ленин В.И. һәйкәле (1954, скульптор П.П.Яцыно, архитектор А.И.Гегелло), Казан университетының төп бинасы үзәк портигы каршындагы Ульянов Владимир-студент һәйкәле (1954, скульптор В.Е.Цигаль, архитектор В.В.Калинин), Әлмәт (1967, скульптор П.П.Яцыно, архитектор Е.И.Кутырев) һәм Алабуга (1981, скульптор А.П.Кибальников, архитектор Р.И.Миңнуллин) шәһәрләрендәге В.И.Ленин һәйкәлләре.

Сугыштан соңгы елларда сәнгать эшлеклеләренә беренче зур һәйкәл — Габдулла Тукай һәйкәле куела (1958, скульптор С.С.Ахун, Л.Е.Кербель, Л.М.Писаревский, архитектор Л.Н.Павлов). Бу елларда скульптура белән беррәттән монументаль нәкышь тә үзенең чәчәк ату чорын кичерә. 1940 елларның 2 нче яртысында аның үсешендә сугыштан кайткан рәссамнар: И.А.Новосёлов, Н.А.Костин, Б.М.Салмин, Г.Д.Нечиталюк катнаша. 1950 елларда монументаль сәнгать әсәрләрен иҗат итү эшенә рәссамнар А.А.Голубев, С.Ш.Мостафин, А.А.Крымов, Е.А.Макаров, Р.М.Якупова, Л.П.Иванова, Н.В.Родионова һ.б. килеп кушыла.

Монументаль хезмәтләрне проектлаштыру һәм гамәлгә куюда Татар сәнгать-җитештерү комбинаты зур роль уйный (кара Татарстан Республикасы Сәнгать фонды). 1960–1990 елларда монументаль сәнгатьнең шактый зур әсәрләре галереясына Казанда — Муса Җәлил һәйкәле (1967, скульптор В.Е.Цигаль, архитектор Л.Г.Голубовский), А.М.Бутлеров (1978, скульптор Ю.Г.Орехов), Мулланур Вахитов (1985, скульптор Ю.Г.Орехов) һәйкәлләре, Алабугада Дурова Н.А. музей-утары һ.б. керә.

Республиканың күп кенә шәһәрләрендә һәм авылларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә монументлар урнаштырыла. Казанның әйдәп баручы монументалистлары арасында Казанда һәм ТР районнарында иҗтимагый һәм тарихи әһәмияткә ия вакыйгаларга багышланган скульптур монументлар һәм комплекслар иҗат итүчеләр — В.М.Маликов, А.Х.Габдрәшитов, Н.И.Гаделов, Ә.К.Бәширов, Р.Х.Нигъмәтуллина, В.И.Рогожин. М.с. өлкәсендә милли традицияләрне үстергән архитектур-скульптур һәм бакча-парк ансамбле беренче тапкыр Арча районының Яңа Кырлай авылында Б.И.Урманче тарафыннан иҗат ителә (архитектор Ш.Н.Фәхретдинов). Казаннан кала, рәссам-архитекторларның шактый зур төркеме (Р.А.Агафонов, В.Я.Акимов, А.И.Дербилов, Ә.К.Заһиров, Я.Г.Зиннәтуллин, Ә.С.Фәтхетдинов, И.М.Ханов, М.Г.Шәйдуллин һ.б.) Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Яшел Үзән шәһәрләрендә туплана.

Б.И.У р м а н ч е, А.К. З а һ и р о в. Арча районы Яңа Кырлай авылы музей комплексындагы «Г.Тукай» скульптурасы. 1976

XX йөз ахыры — XXI йөз башы монументаль сәнгате

XX йөз ахырында Казандагы «ВНИИВОЛТ» тәҗрибә-җитештерү заводында бронза монументлар кою, шул исәптәнРФнең башка төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән алган заказларны үтәү башлана (2000 елда — Мәскәү өлкәсе өчен маршал Г.К.Жуков; 1999 елда — Дүшәмбе өчен таҗикларның беренче милли дәүләте оешуга 1100 ел тулу уңаеннан Исмаил Саманиның 9 метрлы фигурасы).

XX йөз ахыры — XXI йөз башында Казан һәм ТРның башка шәһәрләре әһәмиятле тарихи вакыйгаларга, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренә багышланган монументаль сәнгать әсәрләре белән байый: Казанда — Фукс К.Ф. һәйкәле (1996, скульптор А.В.Балашов, И.Козлов), Урманче Бакый һәйкәле (1997, скульптор М.М.Гасыймов), Шаляпин Ф.И.һәйкәле (1999, скульптор А.В.Балашов), Казан Кремлен төзүчеләр һәйкәле (2003, скульптор А.В.Головачёв, В.А.Демченко), Салих Сәйдәшев һәйкәле (2005, скульптор М.М.Гасыймов), Кол Гали һәйкәле (2005, скульптор А.В.Балашов, А.М.Миңнуллина); Алабугада — Шишкин И.И. һәйкәле (1991, скульптор Ю.Г.Орехов, А.В.Степанов, архитектор С.Н.Куприянов), Марина Цветаева һәйкәле (2002, скульптор А.В.Головачёв, В.А.Демченко, архитектор Ф.Ш.Галиев), Д.И.Стахеев һәйкәле (2003, скульптор А.В.Головачёв, В.А.Демченко), Әмир Ибраһим һәйкәле (2007, скульптор М.М.Гасыймов), В.М.Бехтеров һәйкәле (2007, скульптор А.В.Головачёв, В.А.Демченко); Чаллыда — сугышчан хезмәт урыннарында һәлак булган милиция хезмәткәрләренә багышланган һәйкәл (1999, скульптор А.И.Дербилов, архитектор В.Н.Нестеренко), Владимир Высоцкий һәйкәле (2004, авторы — В.Н.Нестеренко) һ.б. монументаль сәнгатьнең күпгасырлык үсеш юлында Татарстан шәһәрләренә үзенчәлекле төс бирүче күпсанлы күренекле һәйкәлләр иҗат ителә.

Шулай ук кара Монументаль-бизәлеш сәнгате.

Әдәбият      

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. Живопись, скульптура, графика. М., 1978;

шул ук. Искусство Татарии. История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 года. М., 1987;

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. К., 1984;

шул ук. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995.

Автор —  А.И.Новицкий