Ирләр бил каешы аелы. Көмеш. Басма, уеплау, кою. XVI йөзнең 1 нче яртысы. «Казан» милли мәдәният үзәге

Торевтика (антик сәнгатьтә еш кулланыла) — металлны чүкү, чүкеп бизәк төшерү, басып бизәк төшерү алымнары белән рельефлы эшкәртү әлеге өлкәгә карый. Металлны нәфис эшкәртү сәнгате киң мәгънәсендә зәргәрчелек сәнгатен дә үз эченә ала.

Борынгы традицияләр

Савыт капкачы. Бронза. Чүкеп ясалган бизәк, уеплау. XIV йөз. ТР Милли музее

Билбау аелы. Бронза. Кою, уеплау. Пьянобор культурасы. Б.э.к. III йөз – б.э. III йөзе. ТР Милли музее

Татар металлны нәфис эшкәртү сәнгатенең һөнәрчелектә югары үсеш алган борынгы традицияләре бар һәм алар корал, ат дирбиясе, көнкүреш җиһазлары, кием бизәкләре һ.б.ны әзерләгәндә киң кулланыла. Бизәк төшерелгән металл йорт җиһазы өй интерьерының бер өлеше булып тора, бәйрәмнәр һәм дини йолалар үткәргәндә кулланыла.

Татарстан территориясендә иң борынгы металл әйберләр бронза гасырга карый. Алар арасында Буралы курган, Чиркәскүл, Казан яны археологик культураларының борынгы кабиләләренә хас гади орнаментлы бизәнү әйберләре (беләзекләр, түгәрәк формалы аеллар, чигә асылмалары һ.б.) бар.

Металлны нәфис эшкәртү сәнгатенең аеруча үсеш алган формаларына Ананьино каберлегендәге табылдыклар арасыннан «җәнлек стилендәге» бронза бизәнү әйберләре, көзгеләр һәм кораллар, төрле җәнлекләрнең бизәлгән скульптур һәм рельефлы сурәтләре (поши, ат, бөркет, лачын һ.б.), Пьянобор һәм Азелино культуралары каберлекләреннән геометрик һәм зооморф бизәкле өс киемнәре әйберләре (каптырмалар, күкрәк бизәкләре, акчалар, чигә асылмалары, алкалар һ.б.) керә.

Кою техникасы белән эшләнгән, уеплау, бөртекләү алымы белән бизәлгән аз санлы бронза һәм көмеш бизәнү әйберләрен, корал һәм ат дирбияләрен Имәнкискә культурасы кабиләләре калдырган.

Татар гамәли-бизәлеш сәнгатендә металлны нәфис эшкәртү сәнгате генезисы Евразиянең борынгы дала кабиләләре культурасына (Иссык, Ноин-Ула, Пазырык һ.б. курганнардан басма, уеплау, бөртекләү, җепкыр техникаларында бизәлгән «җәнлек стилендәге» сак-скиф әсәрләре), торевтика эшләнмәләренә, һуннар һәм болгарларга кадәрге археологик истәлекләрдә казу эшләре вакытында табылган бизәнү әйберләренә барып тоташа (Перещепин, Сентмиклош һ.б.). Олы Тархан, Танкеевка, Кайбыч һ.б. каберлекләрдән табылган төрле әйберләрдә «болгар җәнлек стиле», мифологик образлылык, геом. һәм үсемлек орнаментларының символик үрнәкләре (җәнлек һәм кош сурәтләре, «тормыш агачы», ике башлы кошлар һ.б.) Салтау-Маяк культурасы стилендә үсеш ала.

Идел буе Болгар дәүләтендә

Асылма йозаклар. Бронза. Биләр шәһәре X–XII йөзләр. ТР Милли музее

Идел буе Болгар дәүләтендә металлны нәфис эшкәртү сәнгате югары дәрәҗәгә җиткән металл эшкәртү кысаларында үсеш кичерә (тимерчелек, бронза кою, торевтика, зәргәрчелек, 14 йөздән — чуен эретү, к. Болгар сәнгате).

Осталар Төньяк Европа, рус кенәзлекләренә, Урал һәм Себер халыкларына, Үзәк Азия илләренә җибәрү өчен үсемлек, җәнлек сурәтләре һәм эпиграфик орнаментлар белән бизәлгән (басма, штамповка, чүкелгән бизәк, уеплау, сырлау, корлау һ.б.) тиңдәшсез эшләнмәләр (кечкенә йозаклар, көзгеләр, сувенир балталар, комганнар, бизәнү әйберләре, савыт-сабалар, шәмдәлләр) ясау өчен җиз, бронза, көмеш, сирәк кенә алтын, кургаш һәм аккургаш, тимер, шулай ук эретмәләр (алтын һәм көмеш) кулланалар. Җирле бакыр һәм тимер ятмалары, читтән кергән төсле металлар металлны нәфис эшкәртү сәнгате үсешенә этәргеч бирә.

Мөһерләр. Бронза. Кою. Болгар шәһәре XII йөз. ТР Милли музее

Алтын Урда чорында

Алтын Урда чорында металлны нәфис эшкәртү сәнгате күчмә дала һәм утрак игенчелек культуралары традицияләрен берләштерү нәтиҗәсендә тулы үсешкә ирешә (к. Алтын Урда сәнгате). Аксөякләр өчен ясалган алтын һәм көмеш эшләнмәләр популярлык казана; шәһәр халкы арасында җиз һәм бронза савыт-саба киң тарала.

Йорт кирәк-яракларының яңа төрләре — нәфис пропорцияле һәм силуэтлы, бай бизәкле ярымшарсыман савыт-саба, кубоклар, кувшиннар, шарсыман төпле савытлар, шәмдәлләр, асылмалы яктырткычлар һ.б. барлыкка килә. Металлны нәфис эшкәртү сәнгате эшләнмәләрнең бизәгендә уеплау, рельефлы чүкеп ясау һәм басма ысуллары бик еш кулланыла. Чәчәк-үсемлек бизәкләре белән бергә эпиграфик орнаментлар, яхшы теләкле язулар (аеруча көзгеләрдә), арабескалар киң файдаланыла.

Муенса асылмасы. Алтын. Чүкеп ясалган бизәк, уеплау, каралту. XIV йөз. Эрмитаж

Казан ханлыгында

Казан ханлыгында металлны нәфис эшкәртү сәнгатенең үсеше турында рус елъязмалары («Казан тарихы») мәгълүматлары буенча фикер йөртергә мөмкин.

Казан яуланганнан соң, Мәскәүгә гаять күп байлык, алтын-көмеш озатыла. Калган тиңдәшсез сәнгать әсәрләре музейлар фондларында сакланалар (Мәскәү Кремленең Кораллар палатасы, Санкт-Петербургтагы Россия халыклары этнография музее, ТРның Милли музее һ.б.). Бу, башлыча, уеплау, басма, җепкыр, каралту, челтәрле бизәк, асылташ белән корлау техникасында купшы итеп бизәлгән татар аксөякләренең алтын һәм көмеш эшләнмәләре (к. Казан ханлыгы сәнгате), Казан ханнары тәхете, Казан таҗы, бил каптырмалары, бизәкле төймәләр һ.б. Казан ханлыгы яуланганнан соң, патша боерыгы белән, корал ясаудан саклану максатында татарларга һәм рус булмаган башка милләт кешеләренә кайнар ысул белән металл эшләнмәләр ясау тыела.

Казан губернасында һәр җирдә диярлек тимерчелек һөнәренең җирле традицияләре өзелә, һәм бу эш әкренләп рус осталары кулына күчә. Металлны нәфис эшкәртү сәнгате халык нәфис кәсепчелеге рәвешендә Чабакса (к. Чабакса һөнәр-сәнгать остаханәсе) һәм Балык Бистәсе (к. Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсе) авылларында үсеш ала.

Кырымда

Йорт кирәк-яраклары (люстралар, фонарьлар һ.б.) һәм савыт-саба (су савытлары — гугумнар, комганнар, каһвә савытлары, каһвә тарткычлар, тәлинкәләр һ.б.) ясау белән беррәттән, металлны ут белән эшкәртү һәм корал, шул исәптән салкын корал (кылычлар, хәнҗәрләр, пычаклар) эшләү Кырым татарлары көнкүрешендә 1944 елда алар Кырымнан сөрелгәнче саклана.

Металлны нәфис эшкәртү сәнгате эшләнмәләре чүкү, уеплау, җепкыр, сырлау һәм каралту ысуллары белән еш кына кош, балык, кипарис һәм чәчәкләр, кайвакыт билге-бөтиләр үрнәгендәге (борынгы төрки Алласы Һомай) сюжетлы орнаменталь композицияләр белән бизәлә.

XVII йөз төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби Бәлх, Бохара, Сәмәрканд, Луристан кебек шәрекъ һөнәрчелеге үрнәкләрен кабатлап атаклы коелма тимер казаннар эшләүче Чуенчы авылы (Кырым) турында яза.

Тимерчелек һөнәренең яңарыш алуы

Казандагы Ушкова йорты бинасындагы балкон рәшәткәсе фрагменты. Чуен. Кою, чүкү. Чабакса тимерчелек кәсепчелеге. 1908

XIX йөздә әкренләп Идел буе, Урал алды һәм Себер ягы татар авылларында һәм шәһәр бистәләрендә, шул исәптән хәзерге Биектау районындагы Тимерче авылында, шулай ук Яшел Үзән, Апас һәм Тәтеш районнарындагы авылларда яңарыш ала.

XIX–XX йөз башының бакырчы, тимерче осталар көнкүреш әйберләрен, савыт-саба, ат дирбиясе бизәкләрен һ.б. чүкеп бизәк төшерү, уеплау, басма һәм сырлау техникасында эшлиләр (комганнар, кувшиннар, ләгәннәр, табагачлар, самоварлар, чәйнекләр, поднослар, чүмечләр, чиләкләр, тимер белән тышланган сандыклар, күмер кыскычлар, капка һәм ишек тоткалары һ.б.), көмешчеләр һәм алтынчылар (к. Зәргәр) бизәнү әйберләре ясыйлар (чулпы, бил каптырмалары, тагылма бизәк, аеллар һ.б.). Бакыр, тимер һәм аның эретмәләре белән беррәттән — җиз, XX йөзнең 2 нче яртысыннан калай кулланыла.

Металлны нәфис эшкәртү сәнгатенең нәселдән килгән осталары, гадәттә, гаилә белән эшлиләр; һәр авыл янындагы елга буенда 1–2 тимерчелек булган. 1920 елларда осталар артельләргә берләшәләр (1925 елда комган җитештерүче 32 артель оеша), ләкин күпләр аерым эшләүләрен дәвам итәләр. Бакырның кыйммәтлеге һәм фабрикада җитештерелгән металл йорт кирәк-яракларының таралуы бакыр сәнгать эшләнмәләренең әкренләп юкка чыгуына китерә. Аеруча калай һәм чуен эшләнмәләр киң тарала.

1940 еллардан соң, бакыр эшләнмәләр ясау яки төзәтү өчен борынгы акчаларны эретә башлыйлар. 1960 еллардан калай һәм чуеннан эшләнгән йорт кирәк-яраклары тарала башлый (мәсәлән, комганнар). Осталар тимердән һәм калайдан шулай ук музыка уен кораллары — кубызлар һ.б.ны эшли башлыйлар.

Осталар

Г.Н.Богородская. «Николай Лобачевский» плакеткасы. Бронза. Кою. 2004

Металл белән эшләүче халык осталары хәзерге вакытта, башлыча, комганнар, көнкүреш һәм хуҗалык кирәк-яраклары ясыйлар. Алар арасында — Татарстанның Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылыннан Шәйхетдин бабай, Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылыннан Сәхап һәм Нуретдин Нәфыйковлар, Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылыннан Салих Шакиров, Төмән өлкәсенең Яркәү районы Яңа Каешкүл авылыннан Газиз Мөхәммәтшин һ.б. таныла.

Металлны нәфис эшкәртү сәнгате өлкәсендә, башлыча, рәссамнар (Ә.Бәширов, И.Башмаков, Г.Богородская, И.Васильева, М.Зерзизов, В.Киселёв, Е.Киселёва һ.б.) эшли.

1960 еллардан башлап, җәмәгать һәм торак биналарының интерьерлары, кайвакыт экстерьерлары өчен дивар паннолары, композицион өстәлмәләр, тышлаулар (мәс., колонналарга), фәзаи конструкцияләр (бизәүле рәшәткәләр, киртәләр) һәм гамәли-бизәү юнәлешендәге предметлар (дивар тәлинкәләре, идән вазалары һ.б.) эшләгәндә чүкеп бизәк төшерү сәнгате киң кулланыла башлый. 1960 елларда җиздән чүкеп бизәк төшерү белән Казан рәссамы А.Сысоев (станлы жанр характерындагы 70 тән артык әсәр иҗат итә), 1970–1980 елларда рәссамнар Г.Арчуашвили (Түбән Кама шәһәре), Я.Зиннәтуллин (Лениногорск шәһәре), М.Шәйдуллин (Чаллы шәһәре), М.Мостафин (Әлмәт шәһәре) һ.б. шөгыльләнә. Казан сувенирлар фабрикасы һәм Халык сәнгате кәсепчелегенең өйдә эшләүчеләр комбинаты үзешчән рәссамнары иҗатында чүкеп бизәк төшерелгән сувенирлар җитештерү киң кулланылыш таба (татар фольклоры үрнәкләре, тарихи сюжетлар һ.б.).

1980 еллар башында рәссамнар И.Башмаков, Г.Богородская иҗатында (Нефтьчеләр мәдәният йорты интерьерлары һәм Әлмәттәге «Татнефть» идарәсенең конференцияләр залы ишекләре, Арча районы Яңа Кырлай авылы рестораны, югары уку йортлары студентларының ашханәсе, «ЦУМ» Сәүдә үзәге рестораны, «Золотой бегемот» бары, Казандагы Сәнгать фонды фасады эмблемасы һ.б.) монументаль-бизәлешле Металлны нәфис эшкәртү сәнгате үсеш ала (кече скульптура, рельеф, яктырткычлар, фонарьлар, идәнгә куела торган бакыр вазалар — җиз, бронза, алюминий, корыч). Рәссамнар чүкү, эретеп ябыштыру, штамплау һәм кою технологиясен актив кулланалар, төрле металларны, металлны агач һәм пыяла белән аралаштырып, композициягә тематик сюжетлар кушалар.

Металлны нәфис эшкәртү сәнгатеннән вак пластик эшләнмәләр, декоратив кирәк-яраклар (тәлинкәләр, вазалар, шәмдәлләр, шкатулкалар), Коръән тышлыклары, дивар паннолары, сувенирлар (И.Васильев, С.Евдокимов, И.Фазылҗанов, З.Хөсәенов һ.б.) эшләнә.

И.Н.Башмаков. «Казан» бүләк җыелмасы. Бакыр, җиз. Чүкү, кою. 2003

Металлны нәфис эшкәртү сәнгате үрнәкләре тупланмалары

Амфорасыман савыт. Көмеш. Чүкү, алтын йөгертү. Перещепино хәзинәсе (Кубрат хан хәзинәсе). VI йөзнең 1 нче яртысы. Эрмитаж

Савыт. Бронза. Чүкеп ясалган бизәк, уеплау, каралту. XIII йөз. ТР Милли музее

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли музее тупланмаларында, районнарның туган якны өйрәнү һәм мәктәп музейларында җиздән, чуеннан, тимер һәм аның эретмәләреннән коеп, чүкеп ясалган һәм чүкеп бизәк төшерелгән борынгы әйберләр саклана. Араларында металлны нәфис эшкәртү сәнгате үрнәкләре дә бар.

Казанда Металлны нәфис эшкәртү сәнгате 2000 елдан Казан сәнгать училищесендә укытыла.

Әдәбият                  

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951;

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. К., 1957;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Искусство кочевников и Золотой Орды. М., 1976;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995;

Гарифуллин И. Из истории хозяйственной жизни татарского населения Тюменской области. Тюмень, 1996;

Руденко К.А. Металлическая посуда Поволжья и Прикамья в XIII–XIV вв. К., 2000;

Заатов И. Крымско-татарское декоративно-прикладное и изобразительное искусство. Симферополь, 2003.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова