Эчтәлек

Татарларда Коръәннән төрле аятьләр һ.б. текстлар белән бизәп язылган панно; тукымага чигелә, еш кына кысага алына һәм диварга эленә; шәмаилнең бер төре.

Ләүхә композицияләрендә гарәп графикасындагы язулар, гадәттә, ефәк, киҗе-мамык һ.б. тукымаларның уртасына нагыш яки элмәләп чигү (кара Чигү), укалап чигү техникаларында чигелә, еш кына төрле сары төстәге бизәкләр белән каймалана. Польша-Литва татарларында ләүхә «мухир» (гарәп. мөһер, штамп) дигән гомуми исем белән йөри.

Билгесез авторларның 1930–1960 елларда иҗат иткән («Z. L» һәм «М.А.» тәхәллүсе белән), З.Мицкевич (Белосток шәһәре) һәм З.Смайкевич (Гданьск шәһәре) тарафыннан чигелгән ләүхә үрнәкләре Бохоники һәм Кружнианы авыллары мәчетләрендә саклана (Польша). Алар автор стилистикасының индивидуальлеге белән аерылып тора, кайбер ләүхә композицияләрендә мәчет рәсемнәре дә очрый.

XIX йөз ахыры — XX йөз башында чигүле багышлау тексты түшәмә һәм нагыш чигү техникасында каймаланган ләүхәнең сәнгати үрнәге (авторы — Касыйм татары Г.Карамышева) ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее экспозициясенә куела.

1990 еллардан башлап, күп кенә Казан рәссамнары ләүхәне укалап чигү белән иҗат итәләр (А.Кудряшова, А.Липина, О.Марсова, Л.Фәсхетдинова һ.б. ). Ләүхәләр «Туран» милли мәдәният үзәге фонды» остаханәләрендә әзерләнә. Ләүхә үрнәкләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТР Милли музее, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли музее, Касыйм шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музее фондларында һәм шәхси тупланмаларда сакланалар.

Әдәбият  

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего. К., 2003;

Drozd А., Dziekan М., Маidа Т. Рis­mien­nictwo i muhiry Tatarow polsko-litewskich. Katalog Zabytkow Tatarskich. Warsz, 2000. V.З.

Автор — Г.Вәлиева-Сөләймәнова