Керәч сәнгатенең төп төрләре – чүлмәк ясау, терракота, майолика, мозаика, фаянс, фарфор – савыт-саба, вазалар, сыннар, дивар паннолары, архитектур чынаяк кирпечләр, уенчыклар, бизәкләр һ.б. әйберләр иҗат итү өчен файдаланыла. Татарларда керәч сәнгате «керәч» исеме белән мәгълүм һәм нәфис һөнәрчелектә традицион төрләрнең берсе.

Савыт. Безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллык уртасы

Үзле балчык; ялтырату, чәнечкеләп-сызып төшерелгән бизәк. Буралы курган культурасы

Тарихы

Татарстан территориясендә керәч эшләнмәләрнең иң әүвәлге табылдыклары неолит дәверенә карый (зигзаглар, ромблар, өчпочмаклар, тараксыман штамп, үрелгән шнур рәвешендәге һәм иң гади геом. бизәкләр белән сырланган чүлмәк савытлар; Балахна культурасы, Идел-Чулман буе культурасы).

Бакыр һәм бронза гасырларда савыт формалары тагын да төрлеләнә бара, орнамент мотивлары катлаулана (бизәк төрле киңлектәге кайма рәвешендә төшерелә), өслекләр шомартыла, ялтыратыла (Буралы курган культурасы, Казан яны культурасы). Безнең эрага кадәр VIII–III йөзләр керәч сәнгате (Ананьино культурасы) археология калдыклары: балчыктан ясалган вак пластик хатын-кыз сыннары, геометрик бизәкләр һәм стильләшкән җәнлек сурәтләре белән каймаланган (мәсәлән, чабып баручы атлар төркеме) соры һәм кызгылт-көрән төстәге түгәрәк төпле савыт фрагментлары рәвешендә билгеле.

Алдагы меңьеллыкта чүлмәк ясау техникасы камилләшә; VII–VIII йөзләрдә Идел-Чулман буйларында элгәреге болгарлар таралып яши башлагач, чүлмәк ясау тәгәрмәче барлыкка килә.

Шубин Б.А. Тоткасы җәнлек башы рәвешендәге савыт

Әвәләп ясалган керәч. Ф.Х.Вәлиев реконструкциясе

Савыт. X–XII йөзләр

Үзле балчык; чәнечкеләп-сызып төшерелгән бизәк, штрихлау. Идел буе Болгар дәүләте. Биләр тарих-археология һәм табигать музей-саклаулыгы

Кечкенә шәмдәл. X–XII йөзләр

Ялтыравык йөгертелгән керәч. Идел буе Болгар дәүләте. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Болгар чоры

Керәч сәнгатенең җитлеккән вакыты X–XIII йөзләргә – форма бирү, бизәк төшерү культурасының югары дәрәҗәгә ирешкән чорына карый. Бер яки ике саплы амфора рәвешендәге кувшиннар, коштабаклар, хумнар, чүлмәкләр, комганнар һ.б. савыт-сабалар, шәмдәлләр, кара савытлары, уенчыклар кул белән әвәләп тә, чүлмәк ясау тәгәрмәче белән дә эшләнә. Алар үлчәвенә туры килә торган пропорцияләре, буяуларның ачыклыгы (якты сарыдан, томанлы сорыдан кызыл һәм куе кызгылт көрән төскә кадәр) һәм бизәкле (үрмәләр, үсемлек сабаклары, каймалар, каннелюрлар, штрихланган өчпочмаклар, «йөгерек дулкын» мотивлары, интеграль спираль һ.б.) композицияләре белән аерылып торалар.

Эшләнмәне ангоб белән каплау (ак, кызыл, соры балчык), үтә күренмәле чүлмәк лагы белән каплау (сыек яшелдән кара төскә кадәр) һәм буйлы сызыклар рәвешендә шомарту алымы киң тарала. Пыяласыман ялтыравык йөгертелгән керәч сәнгате еш кына контр­рельефлы бизәк белән яраша.

Болгар керәч сәнгатенең формалары да үзенчәлекле – сылап ясалган киек-җәнлек гәүдәләре (алгы өлеше) һәм башлары (үгез, ат, сарык, эт, поши, үрдәк, әтәч һ.б.) эшләнмәләрнең түгәрәк өлешен тәшкил иткән һәм әйбернең сапларын, борыннарын бизәгән. Кайбер очракта табыну һәм саклау мәгънәсенә ия булган җәнлек һәм кош сурәтләре шартлы рәвештә ярымтүгәрәк чыгынты формасы белән алмаштырылган.

Касә. XIV йөз

Төсле ялтыравык, бизәк. Алтын Урда. Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы

Керәч дивар бизәге калдыгы. XIII–XIV йөзләр

Майолика, бизәк. Болгар шәһәре. Татарстан Милли музее

Керәч дивар бизәге калдыклары. XIII–XIV йөзләр

Майолика, бизәк. Болгар шәһәре. Татарстан Милли музее

Алтын Урда чоры

Алтын Урда сәнгатендә майоликаның килеп чыгуы һәм архитектура бизәлешендә киң кулланылуы керәч сәнгате үсешенә яңа импульс бирә. Рельефлы һәм ялтыравык чынаяк кирпеч рәвешендәге бизәкле майолика, уеп бизәлгән майоликалы мозаика кулланыла. Алтын Урда шәһәрләрендә (Иске Сарай, Яңа Сарай, Болгар һ.б.) хосусый җитештерү җайга салына һәм зәңгәр, фирәзә, ультра зәңгәр, сары, кызыл тондагы чәчәк-үсемлек бизәкләре, кайбер очракта алтын йөгертелгән өстәмәләр (ябыштырылган алтын фольга кисәкләре яки алтын буяулы лак өсте бизәкләре) һәм ак, җиңелчә рельефлы гарәп язулы купшы бизәкләр белән аерылып торган архитектура керәче стиле булдырыла. Мозаика еш кына ялтыравык бизәкле (фирәзә төсле ялтыравыклы һәм кара бизәкле) майолик плиткалар кебек махсус ак измәдә – «кашин»да әзерләнә. Кабер һәм төрбә диварлары (Болгардагы Хан каберлеге, Үргәнечтәге Түрәбәк ханым төрбәсе), торак йортлар, шулай ук мичләр һ.б. тышлана. Тоташ яки өлешчә ялтыратылган (күк, зәңгәр), уеп бизәлгән терракота – сирәк очрый торган архитектура бизәге төре.

Алтын Урда чорында ялтыравык көнкүреш савытлары (коштабаклар, касәләр), шәмдәлләр һ.б. киң кулланыла башлый. Ялтыравыксыз керәчнең киң күләмдә җитештерелә башлавы монголларга кадәрге Идел буе Болгар дәүләте традицияләренең дәвам итүенә юл ача, эшләнмәләрнең яңа төрләре (рәсемле, язулы, тамгалы осталар билгеләре булган сфероконуслар), шул исәптән рельефлы бизәкләр төшерелгән эпиграфик орнаментлы абстракт мотивлар, штампланган керәч (савытлар) барлыкка килә. Алтын Урда керәч сәнгатенең бизәкләү формалары һәм ысулларында, эшләнмәләрне гарәп язулары белән бизәү традицияләрендә, аларның төсләр палитрасында урта гасырлар мөселман сәнгатенең гомуми тенденцияләре чагыла.

Җәнлек рәвешендәге савыт. XVI–XVII йөзләр

Әвәләп ясалган керәч. Казан. Татарстан Милли музее

Балчыктан ясалган керәч үрнәкләре. XVI–XVII йөзләр

Ялтырату, шомарту. Казан. Татарстан Милли музее

Казан ханлыгы чоры

XV йөздә – XVI йөзнең беренче яртысында (Казан ханлыгы сәнгате) керәч сәнгате узган гасырларның төрлечә кулланылган бизәкле чүлмәк ясау сәнгате традицияләрен саклый. Кирпеч төсендәге кызыл һәм сары-кызыл савытлар кулдан һәм аяк белән әйләндереп эшли торган чүлмәк ясау тәгәрмәчендә әзерләнә. Осталарның савытлардагы келәймәләре чүлмәк ясау остаханәләренең гамәлдә булуы турында сөйли (аларның берсе Иске Казан шәһәрлегендә табыла).

Казан Кремле территориясендәге археологик табылдыклар арасында бизәкләре фирәзә, куе һәм сыек-яшел, шулай ук ак фонга зәңгәр төстәге ялтыравык йөгертелгән керәч фрагментлары очрый.

Савыт-саба (кувшиннар, комганнар) бизәлешендә савытларның борыннарын бизәү өчен ат, сарык, әтәч формасындагы әвәләп ясалган күпертмә бизәкләр куллану дәвам итә. Әтәч башлы эшләнмәләрне тарихчылар (Н.Ф.Калинин) «борынгы Казан формасы» дип исәплиләр (Казандагы казу эшләре вакытында XIII–XIV һәм XV–XVI йөзләр катламнарында табыла).

XVI–XVIII йөзләр

Казан ханлыгы яуланып, татарларны чүлмәк ясау эшенә яраклы балчык ятмалары булган (хәзерге Питрәч авылы, Алабуга, Чистай шәһәрләре, шәһәр тибындагы Кукмара поселогы янындагы карьерлар) зур елга буйларыннан сөргәннән соң, керәч сәнгате яшәүдән туктый. Рус булмаган халыклар өчен металлны утта кыздырып эшкәртү һәм, шул рәвешле, яндырып чыныктыру мичләре куллану патша тарафыннан тыела. Татар халкы, башлыча, руслар җитештергән керәч савытларны куллана, кайбер авылларда (Татарстанның көньяк-көнчыгышы) файдаланырга яраклы табигый балчыктан (әвәләп ясалган) гади савыт-сабалар җитештерелә, кирпеч сугыла.

Казан Кремле территориясендә үткәрелгән казу эшләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шәһәрдә яшәүче рус халкы читтән кайтартылган, XVI–XVII йөзләрдә рус керәченә хас һәм биналарның бизәлешендә кулланылучы рельефлы чынаяк кирпеч рәвешендәге, пыяласыман ялтыравык катлам йөгертелгән, бер төсле һәм бизәкле майоликадан киң файдалана.

XVIII йөздән башлап, читтән кайтартылган (башлыча, Мәкәрҗә ярминкәсеннән) һәм, гадәттә, җирле осталар тарафыннан бизәлгән һәм яндырып чыныктырылган чынаяк кирпечләр күбрәк Казандагы торак йортлар мичләре бизәлешендә файдаланылган, алар сәнгатьнең әлеге төрендәге гомумрус традицияләренә тәңгәл килгән.

Балчыктан ясалган савытлар һәм борынгы көнкүреш кирәк-яраклары вак һөнәрчелек белән көн иткән Питрәчтә һәм аның янәшәсендәге авылларда җитештерелгән. XIX йөзнең икенче яртысыннан биредә бизәлгән һәм ялтыравык белән капланган нәфис эшләнмәләр (савытлар, камин тышлыклары һ.б.) әзерли башлыйлар.

1890 елда Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсенә әзерләнү уңаеннан керамик эшләнмәләрне җирле җитештерү киңәйтелә һәм камилләштерелә. Бизәк эскизларын Казан сәнгать училищесе укытучылары эшли.

Казан сәнгать-педагогика техникумының керәч остаханәсе эшләнмәләре үрнәкләре. 1928

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Шубин Б.А. Батыр. 1967

Дивар тәлинкәсе. Үзле балчык, эмаль, төсле ялтыравык

Питрәч һөнәрчелеге үрнәкләре. 1980 еллар

Үзле балчык, бизәк. Татарстан Милли музее

ХХ йөздә

1911 елда кәсепчелек базасында Питрәч нәфис-һөнәрчелек остаханәсе ачыла (1918 елда ябыла). 1927 елда остаханә җирлегендә Б.И.Урманче башлангычы белән Казан сәнгать училищесенең керәч остаханәсе эшли башлый. Яндырып чыныктыру миче ясала, кыру станоклары, һ.б. җиһазлар китерелә, ангоб бизәкле, ялтыравык йөгертелгән керәч савытлар эшләүгә юл ачыла. Керәч сәнгате үрнәкләре остаханә җитәкчесе (Б.Урманче) һәм студентлар эскизлары буенча иҗат ителә, алар урта гасырлар мөселман керәченә хас формалары, татар орнаменты стилендәге күптөсле бизәкләре белән аерылып тора. Остаханәдә рельефлы ялтыравык керәчтән Татарстанның беренче гербы эшләнә (авторлары – Б.Урманче, Ш.Усманов).

1929 елда остаханә ябыла һәм шул вакыттан алып профессиональ керәчче-рәссамнар Г.А.Зяблицев һәм Б.А.Шубин иҗатларында яңарганчы, ягъни 1960 елларга кадәр, керәч сәнгате үсеше өзелеп тора. Алар тарафыннан уникаль күргәзмә үрнәкләре (декоратив савытлар, сервизлар, вак сыннар һ.б.) белән бергә серияле, тиражлы эшләнмәләр дә иҗат ителә.

1963 елда Шубин Казан төзелеш материаллары комбинаты каршында керәч цехы оештыра һәм күпләп җитештерүне җайга сала. Җитештерелүче әйберләр үрнәкләрендә, керәч формаларында һәм мотивларында ул Болгар һәм Алтын Урда чоры традицияләренә таяна, татар фольклоры сюжетларын, татар гамәли-бизәлеш сәнгатенең төсле һәм орнаментлы композицияләрен файдалана, керәч төрләренең технологиясен камилләштерә һәм диапазонын киңәйтә (фаянс, майолика, шамот, люстр һәм ангоб бизәкләре, вак сыннар һ.б.).

1970 елларда рәссамнарның иҗат төркеме (А.Симбирин, А.Горев, А.Маяков) ярдәмендә монументаль-бизәлеш керәче (җәмәгать биналарының фасадларын һәм интерьерларын бизәүче шамоттан эшләнгән дивар паннолар, рельефлар, сыннар: Казан яшьләр үзәге, Казан химия-технология институты ашханәсе һ.б.) яңарыш кичерә башлый. Панно, декоратив өстәмәләр, идән вазалары, вак сыннар рәвешендәге интерьер керәче 1980–1990 елларда төрле җәмәгать биналарын: Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һ.б. шәһәрләрдәге мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният сарайларын, сәүдә учреждениеләрен бизәгәндә (рәссамнар Р.Вахитов, Р.Круглякова, Х.Латыйпов, Г.Миргалимов, З.Низаметдинов, Р.Сәлахов, О.Суняев һ.б.) киң кулланыла.

1986 елда Казанда ТАССРның Сәнгать фонды каршында керәч остаханәсе ачыла. Рәссамнар А.Абызгильдин, Н.Кузьминых, И.Макарова, А.Миңнуллина, Ф.Фәсхетдинов һ.б. шамотны, сюжетлы ялтыравык бизәкле керәчне киң кулланып, уникаль күргәзмә әсәрләре иҗат итәләр (дивар тәлинкәләре, вазалар, коштабаклар, сыннар һ.б.).

1980 еллар ахырында республикада керәч сәнгатенең фарфор төре үсеше өчен мөмкинлек туа. «Бөгелмә фарфоры» заводы базасында нәфис эшләнмәләр һәм сувенирлар эшләү җайга салына (рәссамнар Р. һәм З.Мәхмүтовлар, Т.Слободенюк, Г.Маргулис һ.б.). Фарфорның бисквит кебек төреннән (кобальт, люстр, перламутр һәм алтын белән бизәлгән, ялтыравыксыз ак фарфор) сервизлар, шәмдәлләр, штофлар, декоратив сыннар иҗат ителә. Р.Мәхмүтовның татар фольклоры мотивлары буенча кобальттан эшләнгән ялтыравык бизәкле, жанрлы композицияләре («Чәй эчкәндә», «Гайбәтче хатыннар», 1980 еллар), милли орнаментлы кофе сервизлары һ.б. югары сәнгать дәрәҗәдә башкарылулары белән аерылып торалар.

1990 елларның икенче яртысында керәч сәнгате шәхси иҗат остаханәләре (В.Әйбәтова, Л.Сафина – «Тере балчык», «Ташбака» һ.б.) һәм Казан төзелеш материаллары комбинаты каршында аерым һәм серияле эшләнмәләр чыгаручы керәч цехы кебек сәнгати җитештерү кысаларында үсә. Азнакай районының шәһәр тибындагы Актүбә поселогында бер үк вакытта уку-укыту үзәге булган «Актүбә уенчыгы» дигән яңа нәфис кәсепчелек предприятиесе барлыкка килә. Биредә И.Сәлахова җитәкчелегендә балчыктан татар уенчыкларының сувенир үрнәкләре күпләп җитештерелә башлый. Саба районының Шәмәрдән авылындагы җирле мәктәп остаханәсендә традицион формадагы балчыктан әвәләнгән уенчыклар эшләү үзләштерелә (рәссам Р.Закирова).

Керәч сәнгатен укыту беренче тапкыр Казан сәнгать училищесенең керәч бүлегендә, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының гамәли-бизәлеш сәнгате факультетында гамәлгә ашырыла башлый.

Сафина Р.К. Сувенир эшләнмәләр. 2000 еллар

Үзле балчык, бизәк. Шәмәрдән балчык уенчыклар ясау остаханәсе

Латыйпов Х.Н. Елан патша. 1992

Декоратив скульптура. Шамот, фарфор буяулары

Әдәбият

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957.

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975.

Валеев Ф.Х. Искусство художественной керамики // Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Носкова Л.М. Мозаики и майолики из средневековых городов Поволжья. М., 1976.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Искусство кочевников и Золотой Орды. М., 1976.

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. Казань, 1987.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Художник Борис Шубин: Искусство керамики Татарстана. Казань, 1999.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова