- РУС
- ТАТ
сәнгатьтә халыклар тарихындагы социаль әһәмиятле күренешләргә багышланган төп жанрларның берсе
Тарихи вакыйгаларны сурәтләү озак вакытлар мифлар, фольклор һәм дини темалар белән бәйләп карала. Әлеге жанрның үсеше һәм үзенчәлеге тулаем тарихи, социаль-сәяси фикер үсешенә сәбәпче була. XVII–XVIII йөзләрдә академизм һәм классицизм сәнгатендә сынлы сәнгатьтә тарихи жанр өстенлекле сыйфатта раслана, XIX йөздә аллегорик һәм дини жанрлар белән бөтенләй арасын өзә. Ул еш кына башка жанрлар — көнкүрешне сурәтләү жанрлары (тарихи-көнкүреш композицияләр), портретлар (тарихи-портрет композицияләре, тарихи эшлеклеләрнең портретлары), пейзажлар (тарихи пейзажлар) белән үрелеп бара. Сынлы сәнгатьтә тарихи жанр сугыш вакыйгаларының мәгънәсен һәм әһәмиятен ача торган сугыш күренешләрен тасвирлаучы жанр белән аеруча тыгыз бәйләнгән. Станлы (нәкышь, скульптура, графика) һәм монументаль сәнгатьтә (дивар бизәкләре, рельефлар, һәйкәлләр), шулай ук вак пластикада (медальләр) гәүдәләнә.
XVI йөзнең 2 нче яртысыннан башлап, борынгы рус сәнгате традицияләре кысаларында Татарстан территориясендәге Зөя, Казан, Алабуга, Бөгелмә һ.б. шәһәрләрдәге, күп кенә авыллардагы, монастырьлардагы храмнарның тарихи-дини бизәлеш цикллары төзелә. Сюжетларының тулылыгы, бирелешләренең үзенчәлекләре һәм саклану дәрәҗәләре буенча борынгы рус сәнгате тарихында Зөя шәһәренең Успение соборындагы дөнья яратылышы һәм җәннәттәге беренче кешеләрнең тормышыннан алып Гайса һәм Мәрьям Ана яшәгән чорга кадәрге Библия сюжетларын, шулай ук патша Иван Грозный һәм митрополит Макарий портретларын эченә алган XVI йөзнең 2 нче яртысы — XVII йөз башы фреска бизәкләренең тиңдәшсез циклы аерым урын алып тора. Тарихи, шул исәптән Казан тарихы белән бәйле сюжетлар икона язуга («Сугышчан чиркәү») һәм китап миниатюрасына («Бизәкле елъязмалар җыелмасы») үтеп кергән. XVIII йөздән башлап тарихи-дини нәкышь ешрак академик сәнгать стилендә иҗат ителә, бу исә осталарның икона язу һәм нәкышь цехларына бүленеп эшләүләренә китерә. XVIII йөз ахырында — XIX йөз башында тарихи-дини нәкышь жанрында эшләүче осталар арасында Н.И.Зеблов, А.Т.Бомьин, Д.Колосов, П.Д.Мелентьев, А.И.Нечаев, В.С.Турин, Л.Д.Крюков (Казан), Алексей, Агафон һәм Александр Лапицкийлар (Бөгелмә), П.И. һәм В.И.Первуниннар, К.Ф.Гун, И.А.Осокин, бертуган Верещагиннар (Алабуга) һ.б. бар. Сынлы сәнгатьтә тарихи жанрның чын мәгънәсендәге үсешен, башлыча, төрле халыкларның тарихы һәм мәдәниятенә һәрьяклап арта барган игътибар, археология һәм этнография фәннәрендәге уңышлар билгели. Бу, үз чиратында, сынлы сәнгатьтә тарихи жанр сәнгать әсәрләрендә табигыйлеккә, детальләрнең тарихи төгәллегенә таләпчәнлекне арттыра. Танылган рус рәссамнары Г.И.Угрюмов (1764–1823), В.Г.Худяков (1825–1871), К.Б.Вениг (1830–1908), Н.К.Рерих (1874–1947) һ.б.ның Казан тарихының төрле күренешләренә багышланган картиналары әлеге таләпләргә җавап бирә. XIX йөздә Казанда мемориаль характердагы һәйкәлләр (Рус гаскәриләре һәйкәл-төрбәсе), шулай ук Г.Р.Державин (скульптор С.И.Гальберг), император Александр II (скульптор В.О.Шервуд) монументлары, Н.И.Лобачевский бюсты (скульптор М.Диллон) куела. 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллыгына һәм Романовлар йортының 300 еллыгына Казанда М.И.Кутузовка һәм Барклай де Толлига вакытлы һәйкәлләр, М.А.Густов, К.Ф.Зале катнашында иҗат ителеп, Россиягә багышланган символик монументлар салына. XIX–XX йөзләр чиге сәнгатендә, гүзәллек һәм шигърият чыганагы буларак, борынгы истәлекләр белән кызыксыну уяна, бу Г.А.Медведев, В.С.Щербаковның аерым әсәрләрендә чагылыш таба.
1920 еллардан сынлы сәнгатьтә тарихи жанрда романтика һәм символика белән сугарылган тарихи-революцион тема әйдәп баручы урынны ала. 1920 еллар рәссамнары иҗатында универсальлек өстенлек итә, сынлы сәнгатьтә тарихи жанрга мөрәҗәгать итү иҗади махсуслашу характерында булмый. К.К.Чеботарёв, П.М.Байбарышев, Д.Г.Булат, С.Козлов һ.б.ның 1905, 1917 еллардагы революцияләр һәм Гражданнар сугышы темаларына багышланган нәкышь һәм график әсәрләренә драматик вакыйгаларның кискенлеге, персонажларның ачыклыгы, композицияләрнең динамиклыгы хас. К.К.Чеботарёвның Октябрь революциясе темасына монументаль бизәлеш эскизлары (Дәүләт Третьяков галереясында) совет сәнгатендә беренчеләрдән булып нәкышь сәнгатенең әлеге төрендә чорның сәнгать символы мәгънәсенә ия булалар. Тарихи портрет жанрына республикада беренчеләрдән булып рус һәм чит ил композиторлары портретлары сериясен тудырган Н.И.Фешин мөрәҗәгать итә (Ф.Лист, А.Рубинштейн, Л. ван Бетховен һ.б.). Революция көрәшчеләре һәйкәлләренең, шул исәптән вакытлыларының да проектларын ленинчыл монументаль пропаганда нигезендә Ф.П.Гаврилов һәм В.С.Богатырёв иҗат итә. Станлы скульптурада «ленинчыл» һәм революцион темалар Г.А.Козлов иҗатында гәүдәләнеш таба. 1930 еллар сәнгатендә сынлы сәнгатьтә тарихи жанр тагын да ачыграк төс ала. Тарихи нәкышьтә сыйнфый көрәш, феодалларга каршы сугышлар һәм аларның юлбашчылары темасы өстенлек итә, элек сәнгатьтә чагылыш тапмаган сюжетлар эшләнә (борынгы төркиләр, болгарлар, урта гасырлардагы Казан, Казан төбәгендә Е.И.Пугачёв, С.Т.Разин җитәкчелегендәге крәстияннәр кузгалышы һ.б.).
Тарихи нәкышьнең төп герое — халык. Вакыйгаларны сурәтләгәндә тарихи нәкышькә дөрес, төгәл, ышанычлы мәгълүматларга таяну хас. Республика нәкышендә тарихи жанрны тудыруга И.И.Князьков лаеклы өлеш кертә. XIX йөзнең 2 нче яртысындагы рус тарихи жанры традицияләренә таянып, рәссам картинаны гаммәви, күп фигуралы күренешләр белән тулыландыра, бай хәрәкәтле композиция кора барып, аерым төсле тапларның хисле чагылышына басым ясап, сюжетларның драматургиясен һәм иконографиясен, персонажларның типажын һәм холкын җентекләп өйрәнә. Экспонатларны комлекслы күрсәтү принцибын экспозицион-күргәзмә музей эшендә экспонатларның күргәзмә күренешләрен ачу, тулыландыру һәм конкретлаштыру бурычы куелган нәкышьле панно һәм картиналар бәйләнешендә куллану сынлы сәнгатьтә тарихи жанр үсешенә этәргеч бирә. Шуңа охшаш панно-картиналар циклын ТАССР Үзәк музее (хәзерге ТР Милли музее) заказы буенча элгәреге урта гасырлар Идел-Кама төбәге темаларына В.Л.Лаптев төзи. Тарихи портрет һәм тарихи мифлар темасы С.С.Ахунның монументаль һәм станлы скульптураларында гәүдәләнеш таба. Сынлы сәнгатьтә тарихи жанрга сынчы К.С.Счастнев та (1900–57) мөрәҗәгать итә.
1940–1950 еллар сәнгатендә сынлы сәнгатьтә тарихи жанр тематикасы шактый киңәя, аңа тартылган рәссамнар саны арта. Россия тарихында Казанның әһәмиятен ачкан (аерым алганда, мәдәният тарихында — А.М.Родионов, Л.Г.Фәттахов, А.П.Бурлай, Р.В.Нурмөхәммәтов, Г.В.Житков һ.б.ның картиналары), А.С.Пушкин, М.Горький, Ф.И.Шаляпин, В.В.Маяковскийның Казанга килүенә багышланган сюжетлар эшләнә. Революцион хәрәкәт тарихы темаларына язылган картиналарда да төбәкне өйрәнү карашы сизелә. Л.А.Шалина, В.К.Тимофеев, Н.М.Сокольский, И.Н.Овчинников, А.А.Прытков, Л.Г.Фәттахов, А.Г.Хуторов, Х.Г.Якуповның әсәрләре В.И.Ульянов-Ленин, Н.Е.Федосеев, М.И.Калинин, М.Вахитовка багышланган. Бөек Ватан сугышы М.Г.Усманов, В.А.Родионов, Н.М.Сокольский, И.В.Рәфыйков иҗатында баталь жанр үсешенә яңа импульс бирә. В.М.Маликов, И.А.Новосёлов, Г.А.Зяблицев, В.И.Рогожинның күп кенә монументаль һәм станлы скульптура әсәрләрендә хәрби-патриотик тема ачыла. Скульп. Н.П.Тузов республиканың район үзәкләрендә мемориаль һәйкәлләр иҗат итә. 1960–1980 елларда сынлы сәнгатьтә тарихи жанр үсеше образлы чишелешләрнең күптөрлелеге белән характерлана, аңа «кырыс стиль» дип аталган кысаларда нигез салына. Бәйрәм һәм юбилей көннәре сынлы сәнгатьтә тарихи жанрның алга таба үсешенә уңай шартлар тудыра (Октябрь революциясе бәйрәме, Җиңү көне, СССР, ТАССР төзелгән көн, КПСС съездлары һ.б., Г.Тукай, М.Җәлилгә һ.б. багышланган республика тематик күргәзмәләре һ.б.). Тарихи вакыйгаларга бәя бирүдә ачык гәүдәләндерелгән героик-романтик концепция В.К.Фёдоров, Х.Г.Якупов, Р.М.Вахитов, Ә.Н.Мәҗитов, Р.Ф.Имашев, И.К.Әхмәдиев, Е.В.Киселёва, В.П.Аршинов, Н.К.Бикташев, Ш.М.Шәйдуллин һ.б.ның тарихи-революцион темага иҗат иткән әсәрләренә хас. В.Н.Скобеев, И.К.Зарипов, И.В.Рәфыйков, Ш.М.Шәйдуллин, И.М.Хәлиуллов, К.А.Васильев һ.б. әсәрләрендәге Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, тылдагы хезмәт батырлыгы темалары символик-аллегорик образларда ачыла. Татар театры тарихы һәм татар иҗат интеллигенциясенең тарихи портретлары (В.К.Фёдоров), Скандинавия эпослары, Борынгы Рус мифлары һәм легендалары (К.К.Васильев), Г.Тукай шигърияте һәм әкиятләре темаларына фантазияләр (Ф.Әминов), борынгы Болгарга багышланган тарихи-көнкүреш композицияләр (К.А.Нәфиков), дөнья тарихы катаклизмнары (И.М.Ханов), шулай ук «Гасыр кешеләре» тарихи-төркемле портрет жанры (А.Ә.Абызгилдин) кебек яңа темалар эшләнә. Сынлы сәнгатьтә тарихи жанр Б.И.Урманченың нәкышь, скульптура һәм графика мирасында аерым урын алып тора. Рәссамның тарихи әсәр-истәлекләр фабуласын үткәннәр турында уйланулар, кинаяле сүзләр, гыйбрәтле хикәяләр кисеп үтә. Скульптурада аның тарафыннан образлары беренче тапкыр пластик гәүдәләнеш тапкан күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләре: Кол Гали, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Ибраһимов һ.б. бик күпләрнең тарихи портретларыннан торган зур галереясы төзелә. Б.И.Урманче — Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукайга багышланган әсәрләренең тупланышы буенча тиңдәше булмаган мемориаль-декоратив комплекс авторы. 1960–1980 елларда мемориаль скульптура В.М.Маликов, И.А.Новосёлов, А.Х.Әбдрәшитов, Н.И.Гаделев иҗатында үсеш ала. Казаннан тыш, Совет хакимияте өчен көрәштә һәлак булган кызылармиячеләргә, Бөек Ватан сугышы солдатларына һәм Советлар Союзы Геройларына һәйкәлләр, Татарстандагы нефть ятмаларын беренче ачучыларга, шулай ук күренекле якташларыбызга монументлар республика шәһәрләренә (Чаллы, Алабуга, Баулы, Менделеевск, Мамадыш, Лениногорск, Болгар һ.б.) һәм авылларына куела. Традицион формалар белән бергә (һәйкәлләр, бюстлар) архитектур-скульптур композицияләр, стела-рельефлар һ.б. калкып чыкты. Тарихи-мемориаль тема медальләр сәнгатендә И.Н.Башмаков, Г.В.Богородская иҗатында чагылыш таба. 1990 еллар сынлы сәнгатьтә тарихи жанрына ил тормышындагы тамырдан үзгәрешләрне чагылдырган тарихка яңача караш хас. Заманнар бәйләнеше, милләтләрнең үз-үзләрен танулары темасы әйдәп баручы урынга чыга. Постмодернизм тарихи үткәннәр чагылышын хисси сагыну күренешләренә әверелдерә. К.А.Нәфыйков, Р.Г.Заһидуллин, Ф.Г.Халиков, Ә.И.Тумашев тарихи пейзаж жанрында борынгы Казан, Болгар, Биләр турында матур мифлар иҗат итә. Борынгы төрки, болгар, мөселман образ-билгеләре Х.М.Шәрипов, А.С.Хәсәнов һ.б. картиналарының сәнгать гармониясен формалаштыра. Табигать көчен җанландыручы фольклор-мифологик образлар (җир, ут, су һ.б. рухы) Ә.С.Фәтхетдиновның нәкышь-скульптур декоратив композицияләре эчтәлеген тәшкил итә. Ш.М.Шәйдуллин ватан (шул исәптән Казан) тарихы темасына символик-аллегорик эчтәлектәге монументаль әсәрләр тудыра. Тарихи образларның интеллектуаль потенциалы — А.Ә.Абызгилдин иҗатындагы төп тема. Үзенчәлекле тарихи хикмәтләр жанры графикада И.В.Антонованың офортлар сериясендә чагылыш таба. 1990 еллардагы сынлы сәнгатьтә тарихи жанрда образлы-стилистик сурәтләү чараларының диапазоны киң: примитивлыкка яраклашкан ялган архаик стильләшү, Коръән аятьләренә сынлы эквивалентлар эзләү; шәмаилләр һәм гарәп каллиграфиясе традицияләре, дөнья сәнгатенең төрле тарихи стильләре рәссамнарның иҗади иреклелеге аша бик теләп файдаланыла. Дингә кайту белән торгызылучы храмнарда һәм монастырьларда тарихи-дини нәкышь яңара. Монументаль сәнгатьтә сынлы сәнгатьтә тарихи жанрна В.Я.Акимов, В.В.Анютин, Ю.Н.Галузина, И.М.Нурмыев, Ю.Г.Свинин һ.б. мөрәҗәгать итәләр.
Валеева Д.К. Искусство Татарстана. 20 век. К., 1999;
Султанова Р.Р. Искусство новых городов Республики Татарстан (1960–1990). К., 2001;
Нигматуллина Ю.Г. «Запоздалый модернизм» в татарской литературе и изобразительном искусстве. К., 2002.
Автор — Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.