Кипкән вакытта штукатуркадагы известь бизәкләрне тышкы тәэсирләрдән саклый торган үтә күренмәле кальций элпәсе хасил итә. Андый бизәк техникасы Россиядә XVIII йөздән бөтенләй диярлек кулланылыштан чыга, аны майлы буяу белән эшләү алыштыра, әмма термин үзе киң аңлатма ала — еш кына теләсә нинди дивар бизәге шулай атала башлый.

«Изге Ана»

Казандагы Благовещенск кафедраль соборы фрескасы. XVII гасыр

Татарстанда сакланган үрнәкләре

Югары ярустагы гөмбәзнең, барабанның, парусларның һәм аркаларның бизәге

Яшел Үзән районы Зөя авылындагы Успенский Собор фрескасы. ХVI в

Татарстан җирлегендә фреска техникасында башкарылган иң әүвәлге бизәкләр Болгар шәһәрендәге Кызыл пулат мунча интерьеры фрагментларында сакланган (кара Болгар бизәлеш сәнгате). Орнаментлы бизәк гөмбәз җилкәннәренә төшерелгән һәм ул үсемлек сурәтләрен һәм геометрик фигураларны гәүдәләндерә. Фреска XVI йөзнең 2 нче яртысыннан христиан гыйбадәтханәләренең интерьерларында һәм тышкы бизәлешендә таралыш ала. Башкаручылары Мәскәү осталары була. Зөя шәһәрендә Успение монастыреның Успение соборындагы фреска ансамбле төбәк җирлегендәге иң борынгы фрескаларның берсе. Бизәк үзенең сакланышы (1080 м2) һәм сәнгати үзенчәлеге — башкарылыш манерасы һәм төсләр колориты белән уникаль. Фреска фрагментлары монастырьның кайбер башка корылмалары диварларының тышкы бизәкләрендә: Никола чиркәвенең төп ишеге өстендә (Деисус композициясе фрагментлары — түгәрәк эчендәге Мәрьям ана һәм Иоанн-Предтеча сурәте), монастырьның көньяк (Изге) капкасы гөмбәзләрендә сакланган. Зөя шәһәрендә Иоанн-Предтеча хатын-кызлар монастырендагы Сергий чиркәвенең көнбатыш диварында фреска фрагменты — эчтәлеге Иске Тәүраттан булган өч өлешле композиция бөтен килеш калган. 1640 елларда Казан осталары И.Гаврилов, К.Фомин, Ф.Рябухин Мәскәү Кремлендәге Успение һәм Архангел соборларын фрескалар белән бизәүдә катнашу өчен Мәскәүгә чакыртыла. Казан Кремлендәге XVII йөзгә караган Благовещение кафедраль соборының бизәк фрагментлары сакланган. Собор берничә мәртәбә төзекләндерелә; соңгы бизәү эшләре Н.Л.Софонов артеле тарафыннан 1869–1870 елларда башкарыла. Торак һәм җәмәгать биналарында XVIII йөз ахыры — XIX йөз башы классицизм стиленә хас орнаментлы-сюжетлы фреска Казан биналары интерьерларында таралыш алмаган диярлек. Искәрмә буларак, сәүдәгәр С.Е.Александров йортының (1849) бизәлешен күрсәтергә мөмкин: урам якка караган бүлмәләренең түшәмнәре чәчәк сурәтле һәм орнаментлы гирляндалар һәм мифологик сюжетлы күренешләр белән бизәлгән. 1840 елларда Казанда эшләгән «бүлмә рәссамы» Н.П.Волковның исеме билгеле.

Осталар

«Җәннәткә кертү»

Яшел Үзән районы Зөя авылындагы Успенский Собор фрескасы. ХVI в

Казан гыйбадәтханәләре фреска ансамбльләренең күп өлеше, шәһәрдәге зур янгыннардан соң яңартылуга карамастан, сакланып калмаган, Совет хакимияте елларында чиркәүләр үзләре дә юк ителә. XIX йөзнең 1 нче яртысында Казан гыйбадәтханәләрен бизәгән осталарның әдәби чыганаклардан билгеле булган исемнәре: Г.Артемьев (Никола-Вишняков чиркәвенең алтарь гөмбәзе), Ф.Колосов (Владимир соборы), Б.Марков (Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенең Крестовоздвижение чиркәве), Е.Новиков һәм А.Соколов (Вознесение чиркәве), Н.Огородников (Никола-Ляпунов чиркәве гөмбәзе). А.Тимофеев (Раифа монастыреның Троица соборы), С.Тимофеев (Изге Рухның Иңүе чиркәве янкормасы) һ.б.

XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында Казан осталар артеле һәм икона язу остаханәләре Казаннан читтә дә эшли: А.Пресняков (Мамадыш өязендә Тау Иле авылында Никола чиркәве), А.Е.Семёнов остаханәсе (Казан өязе Борисоглебский авылындагы Борисоглебский чиркәве, Чистай шәһәрендәге Никола соборы), С.Я.Спиридонов (Кизик монастырендагы Введение соборы бизәкләрен яңарта), П.А.Ковалинский остаханәсе (Арча шәһәрендәге Богоявленский чиркәве, Түбән Ослан авылында Сергий Радонежский чиркәвенең сулъяк янкорылмасы, Сембер губернасы Курмыш өязе Можаров Мәйдан авылындагы чиркәве) һ.б.

Гыйбадәтханәләрне бизәүгә профессиональ рәссамнар — Казан сынлы сәнгать мәктәбе укытучылары Г.А.Медведев, И.А.Денисов (Яңа университет клиникалары каршындагы Варсонофий чиркәве), укучылары А.Г.Платунова һәм К.К.Чеботарёв та (Мари-Төрек авылындагы чиркәү) алына. Казан Кремлендәге Спас манарасы янындагы кәшәнәне бизәү эскизларын (1910) Е.П.Фирсов башкара (ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында). Ул шулай ук 1909 елда Казанда үткәрелгән Халыкара күргәзмәнең үзәк павильоны бизәлешенең авторы да. Рәссамнар И.А.Осокин, бертуган В.П. һәм П.П.Верещагиннар, К.Ф.Гун һәм И.А.Бруни 1870 елларда Алабугада Спас соборын, В.П.Верещагин — Никола чиркәвен, К.Ф.Гун, В.П.Верещагин һәм И.А.Осокин — Алабугада Покров чиркәвен бизиләр. Казан Богородица монастыре монахинялары тарафыннан 1911–1913 елларда могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасы табылган урындагы кәшәнә интерьеры бизәлә.

Күп көч таләп итә торган фреска техникасына хәзерге сәнгатьтә мөрәҗәгать итү очраклары юк диярлек. 1920 еллар башында Казан архитектура-сәнгать остаханәләре укытучылары (К.Чеботарёв, С.Герштейн) һәм укучылары тарафыннан Казан җәмәгать биналары интерьерларын бизәү эскизлары ясала. Казан сәнгать мәктәбе бинасы залларының берсендә «Совет авылы» һәм «Уңыш җыю» фрескалары (янгында юкка чыгалар) 1925 елда В.Лаптев тарафыннан ясала, Казанда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры интерьерларындагы (фойе, «музалар залы») «Музыка», «Бию», «Рәссам» фрескаларын 1956 елда Ч.Әхмәров башкара.

Ч.Г.Әхмәров. «Музыка». 1955-1956 еллар

Казандагы Татар опера һәм балет театрының фойесындагы фреска

Әдәбият

Малов Е.А. Историческое описание церквей г. Казани. К., 1884; 

Историко-археологические очерки церквей г. Казани. К., 1913; 

Егерев В.В. Внутреннее архитектурное убранство зданий Казани. К., 1927; 

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. К., 1984; 

Лепёхин С., Аникина М. Благославенная Богом. Духовная жизнь Елабуги в прошлом и настоящем. Елабуга, 2006; 

Фрески и иконы Свияжского Успенского собора. СПб., 2009.

Автор — Е.П. Ключевская