Эчтәлек

Урта Кабан күленең көнчыгыш ярына урнашкан. Фаразланганча, 1665 елда митрополитлар утары урынында митрополит Лаврентий II тарафыннан нигез салына. Патриарх Никон фәрманы белән Мәскәү янындагы Яңа Иерусалим монастыре үрнәгендә агачтан ирләр монастыре төзелә башлый. Воскресение монастыреның икенче атамасы шуңа бәйле. XVII–XVIII йөзләр чигендә монастырьда таш корылмалар – чаң манарасы белән Воскресение соборы барлыкка килә, Тихон Амафунтский чиркәве, монастырь хөҗрәләре һәм хуҗалык максатындагы биналар төзелә, биләмәсе сыргавыллар куелган кирпеч койма белән уратып алына. Шул вакыттан Воскресение монастыре Казан митрополитларының яшәү урынына әверелә. Монастырьның ындыр табагы, әвеннәр, ашлык суктыру сарайлары, амбарлар, май язу урыны, мал-туар абзарлары һ.б. хуҗалык корылмалары, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары, теплицалардан торган зур хуҗалыгы була. 1764 елда Воскресение монастыре штаттан тыш булып кала. 1781 елда Екатерина II фәрманы белән монастырьда митрополит Вениамин (Пуцек-Григорович) өчен дача йорты төзелә (кара: Архиерей дачасы), монастырьның тагын бер исеме шуның белән бәйле. Шул ук вакытта өстенә чиркәү урнашкан үзәк капкага каршы якта хуҗалык утары барлыкка килә һәм ул барокко стилендәге капкалары булган кирпеч койма белән уратып алына. XIX йөзнең беренче яртысында монастырь биләмәсенең үзәк өлешендә агач кәшәнә салына. Воскресение соборының көньягында зират була. 1919 елда Воскресение монастыре ябыла, 1929 елда аның биналары Казан Авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе (хәзер «Татарстан кыры» фәнни-җитештерү берләшмәсе) карамагына тапшырыла. Безнең көннәргә Воскресение монастыре комплексы кайбер югалтулар белән килеп җитә: Совет хакимияте елларында Воскресение соборы үзгәртеп корыла, аның чаң манарасы сүтелә, коймасы җимерелә, зират юкка чыгарыла, территориясендә яңа административ биналар төзелә.

Монастырьның сыргавыллары һәм капкалы манарасы булган коймасы – XVII йөз ахыры – XVIII йөз кальга архитектурасы истәлеге. Ярымтүгәрәк аркалы, турыпочмаклы тәбәнәк манара рәвешендәге үзәк капка монастырьның көньяк диварында урнашкан. 1706 елда, Митрополит Тихон заманында, манараның икенче катында Тихон Амафунтский чиркәве – чатыр рәвешендәге түбәле һәм барабан өстенә утыртылган гөмбәз белән төгәлләнгән гыйбадәтханә төзелә. Аның бизәлеше рус бароккосы стиленә хас формаларда башкарылган: ярымколонналар һәм ярымбаганалар белән ныгытылган фасадлары баскычсыман кәрнизләр белән төгәлләнә, барокко стилендәге ярымколонналы тәрәзә йөзлекләренең өске ягы «әтәч кикриге» рәвешендә эшләнгән.

Воскресение соборы һәм аның ашханәсе – рус бароккосы истәлеге. Аны 1698 елда митрополит Маркел төзетә. Ашханә һәм биш катлы чаң манарасы белән тоташкан гыйбадәтханә башта аслы-өсле тәрәзәле, өч аркалы, бер гөмбәзле, баганасыз корылма була. Монастырьның үзәк өлешендә урнашкан. Фасадлары тәрәзә араларында – икешәр, ә почмакларында өчәр колонна белән ныгытылган. Гыйбадәтханә һәм ашханә тәрәзәләре «әтәч кикриге» рәвешендә төгәлләнгән ярымколонналы йөзлекләр белән каймаланган, эргә кат тәрәзәләренең өске ягы кашагаланган. 1949 елда торак йорт итеп үзгәртеп корыла, ашханә өлеше гыйбадәтханә биеклегенә кадәр өстәп салына, түбәсе үзгәртелә, чаң манарасы сүтелә. Фасадының XVII йөз ахырына караган бизәлеше юкка чыга, аның аерым өлешләре – бизәк пояслары, эргә кат пилястралары һәм аркалар арасындагы колонналар гына сакланып кала.

Ашханә урнашкан беркатлы бина XVII–XVIII йөзләр чигендә төзелә, аның төньяк дивары монастырь коймасының бер өлеше булып тора. Фасадлары бизәлмәгән, фәкать ярым баганалар белән аерымланган.

XVII–XVIII йөзләр чигендә рус бароккосы стилендә төзелгән хөҗрәләр бинасы Г рәвешендәге нигездә утыра, ике катлы канаты кыска, бер катлысы – озынрак һәм алар көймәсыман түбә белән ябылган. Тәрәзә йөзлекләре, Тихон Амафунтский чиркәвенеке кебек үк, барокко стилендә башкарылган. 1949 елдан торак йорт итеп файдаланыла, эчке бүленеше, түбәсе үзгәртелә, бизәлешенең кайбер элементлары юкка чыгарыла.

Архиерей дачасы парк эчендә урнашкан, шәһәр яны сарайлары үрнәгендә төзелгән. Воскресение монастыре паркы – бакча-парк сәнгате һәм ландшафт архитектурасы истәлеге, ул 1780 елларда утыртыла. Юкә һәм өрәңге аллеялары, үзәк өлештән нурлар рәвешендә таралып, парк артындагы агачлыкка тоташа. Үзәк аллея архиерей йортының фасады уртасындагы үзәк ризалитка юнәлдерелгән. Монастырьның үзәк мәйданын парктан тимер койма аерып тора.

Кәшәнә – рус классицизмы стилендәге гыйбадәтханә. Ул XIX йөзнең беренче яртысында Воскресение монастыренең үзәк өлешендә, Воскресение соборының көньяк тарафында төзелә. Элек кәшәнә тирәли монастырь зираты урнашкан була.

Воскресение монастыренең хуҗалык утары соңгы дәвер барокко стилендәге капкалары булган кирпеч койма белән уратылган, турыпочмаклы мәйдан били. XVIII йөз ахырында төзелә. Капка элеккеге ат абзарының беркатлы бинасы белән тоташа, аның үзәк фасадындагы бизәлеш элементлары үзгәрешсез сакланган.

Әдәбият

Покровский И.М. Казанский архиерийский дом. Казань, 1906.

Справочная книга Казанской епархии. Казань, 1909.

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Республика Татарстан: Православные памятники. Казань, 1998.

Автор – С.Г.Персова