Эчтәлек

Борынгы төрбә 1330 елларда Болгар җамигъ мәчетенең төньягында төзелә. Сәлҗүк архитектурасы стиле сыйфатларын саклый. Формасы буенча Алтын Урда дәверенең башка төрбәләренә якын тора.

Пландагы турыпочмаклы таш дүрткырлык авыш почмаклар аша сигез кырлы түбәле сигезкырлыкка күчә. Эчке квадрат бина (9,5×9,5 м) почмак тромплары аша гөмбәзсыман түбә белән ябылган. Элек аның өстендә пирамидаль таш түбә калкып торган. Төрбәнең уксыман ишек уемы көньяк фасадта урнашкан (элек 6,5 м киңлектә һәм 4,5 м тирәнлектәге чыгынтылы төп ишек булган). Калган өч диварны зур булмаган уксыман-аркалы тәрәзәләр бизәп торган (соңрак ташлар белән томалап куелган). 1,7 м калынлыктагы диварлар эчтән тупас эшкәртелгән известь һәм туф ташлары белән ныгытылган (вак таш кушылган известьле измә), эчтән – туф, тыштан известь тышлык белән капланган. Портал җентекләп шомартылган блоклар белән тышланган, аның вертикаль кисемнәре һәм орнаментлы бизәкләре булуы да ихтимал. Бинаның пирамидаль түбәсе, тышлыгы һәм порталы сакланмаган.

Хәрабәләре XVIII йөздә Успение монастыре өчен файдаланылган, Төньяк төрбәнең «Монастырь базы» дигән башка исеме дә булган.

1968–1969 елларда С.С.Айдаров җитәкчелегендә консервация һәм фрагментар реставрация үткәрелә.

Әдәбият

Город Болгар: Монументальное строительство, архитектура, благоустройство. М., 2001.

Автор – Х.Г.Надыйрова