Казан шәһәре янындагы Иске Аракчино поселогында урнашкан. Төзелеш рәссам-скульптор И.М. Ханов проекты буенча, аның чыгымнары һәм шәхси кертемнәр хисабына 1992–2013 елларда алып барыла.

Авторның концепциясе бөтен дөньяга изгелек тарату, сугышларны туктату, диннәрне берләштерү идеясенә нигезләнә. Аның фикеренчә комплекска дөньяның төп диннәренең (православие, католик, буддизм, ислам, иудаизм, зороастризм һ.б.) 16 гыйбадәтханәсе һәм шулай ук Тереза ана гыйбадәтханәсе керергә тиеш була. Хановның Барлык диннәр гыйбадәтханәсе гыйбадәт кылу урыны түгел, ә дини-мәгариф һәм мәдәни үзәк буларак төзелә.

Төзелгән өлеше ике катлы, максатка ярашлы төрле күләмле ике кыеклы түбә өстендә яктылык барабаннары һәм каплаулы утыртылган ярымсфералы, сугансыман гөмбәзле, чатыр рәвешендә очланган күпкатлы манаралар күтәрелгән комплекс тәшкил итә. Алар известь таштан, силикат һәм кызыл кирпечтән эшләнгән. Корылмалар И.М. Ханов тарафыннан фрескалар, мозаикалар, скульптуралар һәм төсле витражлар белән бизәлгән. Төрле төстәге гөмбәзләр һәм чатырлар комплекска әкияти кыяфәт бирә.

Автор — Х.Г.Надыйрова