Иске татар бистәсендәге Юнысов мәйданының көнчыгыш тарафында урнашкан.

XIX йөз башында классицизм стилендә Г хәрефе рәвешендәге бер катлы кирпеч йорт М.И.Юнысов өчен төзелә. 1861 елда аның оныгы И.Г.Юнысов архитектор П.И.Романов проекты белән икенче катын өстәп салдыра.

Йортны 1880 еллар ахырында сәүдәгәр М.Г.Апанаев сатып ала. 1906–1914 елларда модерн стилендә үзгәртеп корыла (архитекторы билгесез).

Тасвирламасы

Төрле озынлыктагы ян канатлары булган ике катлы почмак бина. Үзәк ишеге сул канаттагы яссы эркерда, башка ишекләре ишегалдына карый. Аскы катында кухня, хуҗалык бүлмәләре, өске катында тантана заллары, торак бүлмәләр була.

Бинаның почмагында фасадларына карата 45 градуска борылган, өстенә биек чатыр куелган зур эркер чыгып тора. Ян-яклардагы ризалитлар авыш линияле аттиклар белән төгәлләнә.

Бина фасадлары агачтан уеп ясалган ишекләр һәм чүкеп эшләнгән металл челтәр белән бизәлгән.

1960 еллардан биредә медицина учреждениесе эшли. 1990 еллар ахырыннан файдаланылмый.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.