Болгар шәһәрендәге Кара пулат. XIV йөз

XIV йөз уртасында урта гасырлар шәһәренең үзәгендә, Җамигъ мәчет комплексыннан 400 м көньяктарак төзелгән. Башта әйләнәсендә ике яруслы, үзәгендә зал урнашкан бина була. Бинаның сакланып калган үзәк күләменең тышкы үлчәмнәре — 10×10 м, сакланмаган тышкы күләме — 15×16 м зурлыкта булган. Эчке үлчәмнәре 7×7 м зурлыктагы калын дүрткырлык рәвешендәге үзәк зал өстән тәрәзәле, сигез кырлы барабан белән яктыртыла. Барабан өстенә ярымтүгәрәк гөмбәз белән тәмамланган сигез өлешле тоташ көймә урнашкан. Гөмбәз очына түгәрәк тишек уелган.

Беренче кат тәбәнәк (2,2 м), яктыртылмый һәм үзәк залның өч якты тәрәзәле төп өлешеннән бүрәнә өрлекләргә җәелгән агач идән белән аерыла. Беренче ярусның залны урап алган бүлмәләре цилиндрлы гөмбәз белән ябылган һәм штукатурланган. Урта бүлмәнең көнчыгыш өлешендәге идәнендә тыштан үзәк бүлмәгә кергән һәм суүткәргеч балчык торбалар үткәрү өчен билгеләнгән канал табылган. Беренче каттагы бүлмәләрнең файдаланылу максаты мәгълүм түгел. Икенче ярусның көнчыгыш һәм көньяк өлешендә — кечкенә бүлмәләр, төньяк һәм көнбатышында ябык галереялар урнашкан, төньяк һәм көнчыгыш яктагы бүлмә идәннәренең тигезлек аермасы 0,65–0,75 м га җитә. Бинаның көнбатыш ягында галереяга алып керүче порталлы һәм таш баскычлы төп ишек урнашкан. Кара пулатның үзәк өлешенә үтүче төп ишек галереяның төньяк ягында. Көньяк фасадның үзәгендә икенче ишекнең тирән порталлы куышы уелган.

Кара пулатның диварлары акташтан, гөмбәзе җиңел туфтан төзелгән. Тышкы дүрткырлы диварлар — эре, сигезкырлылары — ваграк туф плитәләр белән тышланган. 9,5 м биеклектәге үзәк залның һәр ягында ишек уемнары эшләнгән. Дүрткырлыктан сигезкырлыкка тромплар аша күчелгән Кара пулатның интерьерындагы диварлар штукатурланган һәм төрле зурлыктагы розеткалар, капительле колонналар, тромплардагы сталактитлар һ.б. белән бизәлгән.

Хәзерге вакытта ян бүлмәләр, галерея, агач түшәмнәр һәм баскычлар сакланмаган. Бинаның почмак-тромплар аша сигезкырлыкка әверелүче дүрткырлык рәвешендәге үзәк өлеше ярымтүгәрәк гөмбәз белән ябылган. Әүвәлге сигез өлешле тоташ гөмбәз рәвешендәге түбәсе сакланмаган. Фасадлары турыпочмак куышлар рәвешендә эшләнгән сигезкырлыкның ян-якларына уксыман тәрәзәләр уелган. Бинадагы ишек һәм тәрәзә уемнары да уксыман формада.

Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Кара пулат мәхкәмә йорты булып хезмәт иткән. Үзенең атамасын XVIII йөздә корым белән капланган кара диварлары аркасында алган, бина монахларның ит-балык ыслау урыны булып хезмәт иткән.

1870 елларда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте Кара пулатта борынгы әйберләр музее оештыра. Монда кабер ташлары, архитектура үрнәкләре кисәкләре һ.б. туплана. 1884–1926 елларда бина реставрацияләнә, җитешмәгән өлешләре кызыл кирпечтән торгызыла.

1938 елда архитектор Р.М.Мортазин Кара пулатның үлчәмен ала, 1957 һәм 1966 елларда Кара пулатта археологик тикшеренүләр үткәрелә.

1956–1957 елларда гөмбәз яңартыла. 1977–1987 елларда архитектор С.С.Айдаров һәм Р.В.Билалов җитәкчелегендә һәйкәлгә консервация ясала һәм өлешләп реставрация үткәрелә: сыланган куышлар ачыла, интерьерның дивар өлеше ят катламнардан чистартыла һәм кабаттан агартыла, сылап ябыштырылган бизәкләр, агач идәннәр һәм баскычлар кабаттан торгызыла. Кара пулатның реставрацияләү проекты нигезен Кара пулатны фәнни яктан тикшерүләр һәм С.С.Айдаровның Болгар шәһәрлеге истәлекләрен реставрацияләү һәм консервацияләү буенча методик эшләнмәләре тәшкил итә.

Әдәбият           

Муртазин Р.М. Чёрная палата. К., 1953;

Айдаров С.С., Аксёнова Н.Д. Великие Булгары: Путеводитель по Булгар. ист.-архит. заповеднику. К., 1983;

Айдаров С.С. Исследование и реставрация памятников монументального зодчества Болгара // Город Болгар: Монументальное строительство, архитектура, благоустройство. М., 2001.

Автор — Х.Г.Надыйрова