- РУС
- ТАТ
Казанда, архитектура истәлеге
В.И.Чемезов йорты. 1788 ел
Архитекторы М.Е.Емельянов
Фаразланганча, башкала архитекторы И.Е.Старов проекты буенча 1798 елда алпавыт В.И.Чемезов төзетә, төзелеш белән архитектор М.Е.Емельянов җитәкчелек итә.
Йорт тирәли зур парк булдырыла. Бина турыпочмаклык формасында, төп ишек һәм парк — каршы якта. Чемезов йортының эчке планировкасы сакланмаган. Фасадлар шулай ук үзгәреш кичергән. Кабан күле тарафындагы көньяк-көнчыгыш фасад башта өч өлештән торган структуралы һәм симметрияле композициягә ия була. Аның үзәк өлеше 2 кат биеклегендәге пиляcтралары булган ярымротонда һәм терраса белән аерылып тора. Парлы дүрт колоннага утыртылган балконлы ярымротонда ярымтүгәрәк гөмбәз белән капланган. Пилястралар ионик капительләр белән тәмамланган, дивар өслеге горизональ руст белән эшкәртелгән. Симметрияле ишегалды фасады үзәктә һәм ян якта ризалитлары булган биш өлештән тора. Аның бизәлешендә калаклар төп роль уйный, калаклар арасында, сай уентыларда тәрәзәләр урнашкан. 1876 елда бинаның көнчыгыш ягында төгәл симметрияне бозган янкорма төзелә, эчке планировка үзгәртелә, яңа түр баскыч эшләнә. Йортны үзгәртеп кору барышында капительләр, тәрәзә куышлыклары, көньяк-көнчыгыш фасадның 2 нче катындагы рустика юкка чыга. Ишегалды фасады традицион симметриягә китерелә. 4 рзалит аны 7 өлешкә бүлә. Диварларда рустланган бизәкләр, ян-яктагы ризалитлардагы пилястралар һәм өслекнең киң калаклар белән бүлгәләнүе сакланып калган.
1817 елда утар йорт һәм бакча белән Н.В.Чемезов карамагына күчә. 1871 елда бина прогимназия (1876 елдан — Казандагы Өченче ир балалар гимназиясе) өчен арендага бирелә, 1875 елда дәүләт милкенә күчә. Совет хакимияте вакытында анда урта белем бирү мәктәпләре урнаша, паркның төп өлеше төзелешкә бирелә. 1976 елда 4 нче урта белем бирү мәктәбе өчен йортка янкорма итеп типлашкан мәктәп бинасы төзелә. 2007 елдан йорт 6 нчы кадет мәктәп-интернаты комплексының бер өлешенә әверелә.
1798 елда бу йортта Казанга император Павел I белән килгән бөек кенәзләр Александр (булачак император Александар I) һәм Константин туктала. XIX йөз башында йортка һәм бакчага еш кына С.Т.Аксаков килгәли. 1876–1886 елларда Казандагы Өченче ир балалар гимназиясендә Ионас Юшка (И.А.Юшкевич, литва тел һәм фольклор галиме) латин теле укыта. Гимназияне тәмамалаучылар арасында шагыйрь В.В.Хлебников, рәссам һәм шагыйрь Д.Д.Бурлюк та бар.
Авторлар — С.Г.Персова, Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.