Эчтәлек

Әсән-Елга мәчете. Татарстанның Кукмара районы. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Халык осталары тарафыннан XVIII йөз ахырында төзелгән дип фаразлана.

Урамдагы йортлар рәтендә урнашкан. Түбә уртасында манарасы булган, ике заллы, эргә катка утыртылган бер катлы агач мәчет.

Турыпочмаклы бина өч анфилада бүлемен берләштерә: төп гыйбадәт кылу залы (ул бинаның яртысын алып тора), кече зал һәм вестибюль. Мәчет ишеге көнчыгыш фасадта урнашкан. Чишенү бүлмәсе һәм төп катка алып менүче баскыч - вестибюль астында, аскы өйнең төньягында. Аскы өйнең калган өлеше хуҗалык максатларында файдаланылган. Ишек өстендә тәрәзәләнгән веранда, ул ике колоннага таяна һәм ике кыеклы түбә белән капланган. Консоль рәвешендәге михраб чыгынтысы көньяк диварда урнашкан. Дүрт кыеклы биек түбәдән сигез кырлы өч катлы манара күтәрелә. Мәчет юан бүрәнәдән буралган һәм, фаразланганча, XIX йөздә такта белән тышланган.

1990 еллар уртасында Р.В.Билалов проекты белән реставрацияләнә.

Әдәбият   

Айдарова-Волкова Г.Н. Архитектурная культура Среднего Поволжья 16-19 веков. К., 1997.